Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл халкы битараф түгел

Авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар дәвам итә. Узган атнада Яңа Усы һәм Метрәй авыл җирлекләрендә дә җыеннар узды. Очрашуларда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты

Яңа Усы авыл җирлеге өчен 2024 ел грантлар елы буларак тарихка кереп калыр мөгаен. Быел аларга ике юнәлештә грант оту бәхете елмайган. Грантның иң олысы – ТР Муниципаль берәмлекләр советы  үткәргән бәйгедә катнашып җиңү. Әлеге грантның финанс ярдәме – 2 миллион сум. Бәйге нигезләмәсе буенча грант акчасы юллар, күперләр төзекләндерүгә, кирәкле техника алуга, мәдәният йортларын һәм башка административ биналарны ремонтлауга тотылырга тиеш. Грант ярдәме су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүдә һәм башка проблемаларны чишү өчен дә ала. Яңаусылылар бу акчаны җирлеккә трактор алу өчен тотканнар.

– Җирлекнең үз тракторы булу күп эшләрне башкарырга ярдәм итәчәк, – ди авыл җирлеге башлыгы Галина Романова. – Күпвакыт теге яисә бу эшне башкарганда техника табу проблемага әйләнә. Үзебезнең тракторыбыз булу әлеге мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев