Авыл ул – бер гаилә
Авыл җирлекләрендә җыеннар бара. Җитәкчеләр башкарылган эшләр турында сөйли, халык үзен борчыган сорауларга җавап ала.
Крәш. Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин сүзен демографик хәлдән башлады. Сигез айда бер генә бала да тумаган, биш кеше үлгән. Хуҗалык санының узган елгы дәрәҗәдә калуы – 197 йорт, ихата-кураларны карап-төзекләндереп тору бу көенечле саннар тәэсирен бераз булса да киметә.
Быел ремонтланган Тат.Шуран төп мәктәбендә дә укучылар саны артуга таба түгел. Җирлектә клублар, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлекчәсе һәм саклык кассасы эшли. Халыкка ике автокибет һәм Крәш.Шуранда Айнур Закировның шәхси кибете сәүдә хезмәте күрсәтә.
Быел үзара салым акчасы 89 процент кына җыелган.
– Быел башкарасы эшләрне әле башладык кына. Соңаруның сәбәбе – килешенгән оешмалар җитешә алмый. Узган атнада Ташъелгада су башнясының будкасына ремонт башладылар, шушы атнада урамнарны грейдерлыйлар, Каенсазда урам юлын ремонтлыйлар. Тат.Шуранда су торбаларын алыштыру, ямау бара. Су торбалары, вата торган чүкеч сатып алдык. Ташъелга зиратына төзелеш материаллары кайтарылды, – ди җирлек башлыгы.
Чүп җыю оешкан төстә башкарыла. Һәр язда чисталык өмәләре уза. Җәй көннәрендә чүп үләннәре даими чабыла, агачлар киселә. Юл буена кыш дәвамында җыелган чүпне җыю оештырыла. Юл оешмасы 36 капчык шундый чүпне алып китеп түккән.
– Җирлектәге бер проблеманы киметә алдык – янгын сүндерү машинасы булдырдык, – ди Радик Сафиуллин. – Быел бу аеруча мөһим, чөнки, күргәнегезчә, көннәр кызу, коры. Машина өчен Бәхтияр Сәидов җаваплы, ярдәмчесе – Таһир Муминов. Машина өч тапкыр урынга чыкты инде. Бензин мәсьәләсен хәл итәсе бар. Шулай ук вакцинация мәсьәләсе дә актуаль. Сәламәтлегебезгә битараф булмыйк. Үзебезне, якыннарыбызны саклау өчен бу авыруга каршы прививка ясатырга кирәк.
Крәш.Шуран авыл җирлегендә үткән җыенда район башлыгы Рамил Муллин, аның урынбасары Азат Әхмәтҗанов катнаштылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Шул ук көнне җыен Вәрәшбаш авыл җирлегендә дә үтте.
Яңа Усы авыл җирлегендә җыенда район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафэль Демидов катнашты. Җирлектә 187 хуҗалыкта 382 кеше яши, шуларның 181е – эш яшендә. Яңа уку елында төп мәктәптә 24 укучы белем алачак, мәктәпкәчә төркемдә 3 бала тәрбияләнәчәк. Халыкка фельдшер-акушерлык пункты, мәдәният йорты, клуб, китапханә хезмәт күрсәтә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 139 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 67се – савым сыерлары. Статистика күрсәткәнчә, мөгезлеләрдән сыерлар кими, кәҗәләр арта. Биш ел элек сыерлар 96 булган. Шул чорда 13 кәҗә булса, бүгенгә алар инде 21 баш. Шулай ук умарталар саны артуга таба. Субсидия алуга өмет итүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларның документлары әзер. Өч хуҗалык үсеш өчен кредит рәсмиләштергән.
– Су, газ, электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, булганнары вакытында төзәтелә, – ди авыл җирлеге башлыгы Галина Романова. – Кыш көне юлларны фермер Рәфил Нуретдинов караса, җәй көне – төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасы. Урам яктырткычларын алыштыру-кую үзмәшгульләр тарафыннан үзара салым хисабы средстволарына башкарылды.
Үзара салым җыю 92,4 процентка башкарылган. Бу средстволарга эш башланган.
Җирлек башлыгын аеруча салым җыю мәсьәләсе борчый. Бурыч булмасын өчен түләүләрне вакытында һәм тиешенчә башкарырга кирәк, салымнар түләнмәгән булса, төрле социаль түләүләрне дә алып булмый, ди җирлек башлыгы. Күп балалы гаиләләр риэлторлар аша җир участогы сатып алган очракта да авыл җирлеге советы милекченең кайда яшәгәнен белми. Бу да салым түләүдә кыенлыклар тудыра.
Форсаттан файдаланып, Галина Романова мәдәният йортын затлы креслолар, мультимедиа аппаратурасы белән тәэмин иткән “Татнефть” җәмгыятенә рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук Питрау бәйрәмен оештыруга зур көч куючыларны да билгеләп үтте. Бар эштә дә башлап йөрүче укытучылар коллективы аерым билгеләүгә лаек булды.
Фельдшер Альберт Тимашев диспансерлаштыру һәм вакциналаштыру торышы хакында сөйләде. Диспансер исәбендә торучыларның һәм вакцина ясатмаганнарның саны зур булуын билгеләп үтте. Өлкәннәр исеменнән җирлек ветераннары җитәкчесе Гөлсинә Пискунова җыеннарда җиткерелгән мәсьәләләрнең җитәкчеләргә барып җитүен теләде, асфальт юлның авыл эченә дә керүен күрәселәре килүе хакында әйтте.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Демидов якташларының һәр мөрәҗәгатен теркәп барды, аларны борчыган сорауларга тулы җаваплар бирде.
Иске Карамалы авыл җирлегендә җыен, башкалардан аермалы буларак, район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы белән түгел, ә җирлек үзешчәннәре чыгышы белән башланды – “Сердәш” фольклор ансамбленең балалар төркеме үз номерларын тәкъдим итте. Җирлек башлыгы Илнур Кәримов җирлектә башкарылган эшләрне анализлады, проблемаларга тукталды. Биредә 480 хуҗалык исәпләнә, шуларның 114е – буш ихаталар. Хезмәт яшендәге кешеләр саны – 429, пенсионерлар да байтак – 374 кеше. Мәктәп яшендәгеләр – 116, мәктәпкәчә яшьтә 64 бала.
– Буш йортлар санының кимүе куандыра, – ди җирлек башлыгы.
Җирлектә өч шәхси эшмәкәр, өч крестьян-фермер хуҗалыгы, ике гаилә фермасы эшли. Халык мөгезле эре терлек, сарык, кош-корт, умарта асрый. Аларның баш саны берничә ел тотрыклы кала.
Үзара салым акчасына төрле эшләр планлаштырылган: Иске Карамалыда Сабантуй паркы янында буа кору, су башнясын алыштыру, авылларда чишмә- коелар, юллар ремонтлау һ. б. Авыл җирлегендә капиталь ремонт таләп ителгән күперләр бар, мәктәпкә илтүче юлны да ремонтлау кирәк.
Авыл фельдшеры Зифа Галиева вакциналаштыру барышы хакында тәфсилләп сөйләде, авыл тормышына уңай бәя бирде, киләчәктә дә бердәм булып яшәргә чакырды.
Район башлыгы Рамил Муллин хөкүмәт, республика программалары кысаларында баручы эшләр белән таныштырды, җәмгыятьтә аның кануннары буенча яшәү кирәклеген ассызыклады, демография һәм халыкны кызыксындырган башка мәсьәләләргә тукталды, Бөтенроссия авыл Сабантуен оештыру һәм үткәрүдә катнашкан өчен рәхмәтен җиткерде. Җыеннарда катнашкан “Август-Мөслим” вәкиле пай җирләренә түләү мәсьәләсен аңлатты, Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева пенсионерларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев