Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл тормышы күңеллерәк!

Мөслим лицее укытучысы Айнур Латыйпов шәхес буларак үсәр һәм камилләшер өчен авылда мөмкинлекләр күбрәк, дигән фикердә.

Сал. Мухан авылы егете Айнур Латыйпов кечкенәдән җыр-моңга гашыйк. “Йолдызлык”, “Сандугач сайрар илем” кебек бәйгеләрдә катнашып үсә ул. Мөслим радиосы туры эфирда үткәргән бәйгеләрдә дә аз катнашмады Айнур. Җыр-моңга гашыйк егет киләчәген дә сәхнә белән бәйләргә тиеш иде кебек. Ә ул, әнисе юлыннан китеп, татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы һөнәрен үзләштерә. 
Хәер, Айнурның укытучы һөнәрен сайлавына гаҗәпләнәсе юк. Мәктәптә укыганда 7 сыйныфтан башлап ел саен татар теле һәм әдәбияты буенча фән бәйгеләрендә катнаша ул. Район күләмендә призер исеменә дә бер генә тапкыр лаек булмый егет. Мәктәпне тәмамлагач, һич икеләнмичә, КФУның Алабуга институтына укырга керә. Бүген Айнур Мөслим лицеенда эшли, тарих укыта. 
Студент елларында да актив тормыш алып бара, җәмәгать эшләрендә катнаша Айнур. “Студентлар язы”ның берсе дә аннан башка үтми. Айнур укыган факультет ике ел гран-прига лаек була хәтта! “Иң яхшы ир-ат тавышы” номинациясендә җиңү яулаган егет тә әле ул Айнур! Укуда сынатмаган, җәмәгать эшләрендә актив егеткә шәһәрдә калу мөмкинлеге дә булгандыр, ә ул диплом алу белән Мөслимгә кайтып китә. 
– Кафедрада эшкә калырга да тәкъдим иткәннәр иде, калмадым, – ди Айнур. – Авылны яратам! Шәһәрдә дүрт стена арасында нәрсә эшләп ятарга була?! 
Төрле вакытлар була, әмма мәктәптә эшләү ошый Айнурга. “Коллектив рәхәт!” – ди ул. 
– Балалар белән эшләү ошый. Әти-әниләре белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт, нинди ярдәм сорасаң да, кире бормыйлар, рәхмәт, – ди Айнур. Яшьләрдән “авылда күңелсез” дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Айнурның күңелсезләнергә вакыты юк. Буш вакытында спорт белән шөгыльләнә, мәктәп спорт залына, “Яшьлек” спорт комплексына йөри. Шугалакка укучыларын да алып бара. Үзе җитәкләгән 6б классы белән кинога да йөриләр. Сәхнәне дә элеккечә ярата ул. Театр сөюче авылдашлары белән бергә Зөлфәт Хәкимнең “Искән җилләр көенә” әсәрен сәхнәләштергәннәр. Спектакльне муханлыларга тәкъдим иткәннәр инде, гыйнварда мөслимлеләр алдында сәхнә тотарга өметләнәләр. Район оешма-предприятиеләре арасында үткәрелүче смотр-конкурста да актив катнаша Айнур, төрле мәҗлесләр, корпоративлар да алып бара. “Теләк кирәк! Теләк булса, шөгыле дә, вакыты да табыла”, – ди Айнур Латыйпов.

 

Римма Афзалова.

Динар Минһаҗев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев