Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык
Мөслимнең халык телендә “иске мәчет” дип йөртелүче Аллаһ йорты, капиталь ремонттан соң, кабат үз ишекләрен ачты.
Моннан өч дистә ел элек сафка баскан мәчет ул вакытта Мөслимдә генә түгел, якын-тирә районнарда да бердәнбер булгандыр. Тулы бер буын мәчет- мәдрәсәләрсез яшәсә дә, иманын югалтмаган әби- бабаларыбыз хак динебезне саклап кала алды, аны безгә әманәт итеп тапшырды.
Иман – мәңгелек
Узган гасырның тарихка үзгәреш җилләре исә башлаган чор буларак кереп калган 90нчы елларында рухи тормышыбыз да яңарыш кичерде. Ул елларда Татарстанда нибары 23 мәчет калган булган. Утыз ел эчендә 1,5 меңгә якын иман йорты төзекләндерелгән һәм төзелгән.
Мөслимдә мәчет торгызу 1989 елда башлана. Әлеге эштә ул елларда хуҗалыкара төзелеш идарәсен җитәкләгән Мансур Сабиров башлап йөри. Ул мөселманнар исеменнән Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдинга хат яза. Т. Таҗетдин мәчет өчен проект табуда ярдәм итә, төзелеш счетына 40 мең сум акча күчерә. Район хуҗалыклары, оешма- предприятиеләр һәм аерым гражданнар да матди һәм акчалата ярдәм күрсәтәләр. 1990нчы елның 20 декабрендә иман йорты үз ишекләрен ача. “Мөслим” мәчете җирлегебезгә ислам нурын таратуда чишмә башы булды. Ул, гыйбадәт кылу урыны гына булып калмыйча, мәдрәсә ролен дә үтәде. Бик күп мөслимлеләр шушында “әлиф”не таяктан аерырга, ислам нигезләренә өйрәнде. Мәчет шәкертләре арасында динебезгә хезмәт итүче имамнар да бар.
Иске мәчет яңарды
Халыкка утыз ел хезмәт итү дәверендә мәчеттә күпмедер дәрәҗәдә төзекләндерү эшләре башкарылды, анысы. Соңгысында исә өр-яңадан мәчет торгызган кадәр булды, диләр. Төзү-төзекләндерү эшләрен саный китсәң, исәбе юк. “Кайсы өлешенә кул тимәде?” – дип сорау урынлырактыр.
– Дин кардәшләребез, аксакалларыбыз белән киңәшкәннән соң, түбә ремонтлау нияте белән генә башланган иде эш. Бинаны өр-яңадан сүтеп җыйган кадәр булды. Стенага гына тиелмәде дияр идек, анысы да штукатурланды, буялды, – ди “Мөслим” мәчете имам-хатыйбы Ринас хәзрәт Нәбиев.
Моннан тыш, мәчеткә янкорма итеп, тамбур, тәһарәтханә ясалды, манарасы алыштырылды. Электр һәм җылылык челтәрләре, су системасы, көнкүреш һәм бүлмә җиһазлары яңартылды.
Мәчет территориясенең Мөслим стиленә туры китереп үзгәртелүен дә әйтергә кирәк. Бина тирәли газон чәчелеп, агач-куаклар утыртылды, утырып ял итү урыннары, парковка, җәяүлеләр сукмагы ясалды. Урамга яңа асфальт түшәлү нур өстенә нур булды.
Хәзрәт, син әз бирерсең
Аллаһ йортында эшләр игелекле райондашларыбыз күрсәткән финанс ярдәмендә башланып китә. Һәм тулысынча халык көче һәм химаячеләр ярдәме белән төзекләндерелә. Берәүләр – акчалата, икенчеләре төзелеш кирәк-яраклары белән ярдәм күрсәтә. Икенче катка менү өчен баскыч ясаучылар да, җиһаз ясап бирүчеләр дә табыла. Кулы осталар төзекләндерү эшләренә алына. Иртәннән кичкә кадәр эшләүчеләр дә, төп хезмәтләреннән соң килеп, төнгә кадәр ярдәм итүчеләр дә күп була.
– Намаз әһеле булган бер ир-егетебез бик күп көч куйды ремонт вакытында. “Гаиләңне туендырырга да кирәк бит”, – дип, акча бирергә булдым. “Кирәкми, хәзрәт. Син барыбер әз бирерсең. Аллаһы Тәгалә миңа күбрәк бирәчәк!” – диде бу. Кардәшемнең бу сүзләре – минем өчен олы вәгазь. Иман йортын төзекләндерүгә үз өлешен кертүчеләр, шөкер, күп булды. Исемли башласаң, кемнәрдер онытылып калыр кебек. Барысына да Аллаһының мең рәхмәте булсын! – ди Ринас хәзрәт.
Икеләтә бәйрәм
Төзекләндерелгән мәчет Изге Корбан гаете алдыннан – Гарәфә көнендә кабат үз ишекләрен ачты. Шул рәвешле бәйрәм өстенә бәйрәм булды.
– Әле дә хәтердә: мәчетне ачканда истәлеккә укучылар белән тугра ясап тапшырган идек. Аллага шөкер, мәчет халыкка хезмәт итте. Башлангыч чорда мәчеткә йөргән балаларның бүген инде балалары дин гыйлеменә, намазга өйрәнә. Моны күреп, күңел сөенә, – ди үзе дә заманында балаларга гарәп алфавитын өйрәткән Мөҗәһит Әхмәтҗанов.
Тантанада бертөркем иганәчегә Рәхмәт хаты тапшырылды.
– Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләренә генә мәчетләр төзү-торгызу мөмкинлеге бирде. “Мөслим” мәчетен төзекләндерүгә үз өлешен, хәләл көчен кертүчеләрдән Аллаһы Раббыбыз разый булсын, – диде район башлыгы Рамил Муллин.
Мәчетнең яңалыгы, матурлыгы гына түгел, аның намаз әһелләре белән тулы булуы да кыйммәт. Мәчетнең бөтен күрке – халык. Моңа кадәр дә мөслимлеләр яратып йөргән гыйбадәт йорты тагын күбрәк дин кардәшләребезне үзенә тартсын. Яшь буын да, өлкәннәр белән бергәлектә булып, гамәл-гыйбадәтләрен бергә-бергә үтәсеннәр иде.
Әлфинур Ногманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев