Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл киләчәге – уңганнар кулында

Җирлегебездә үз эшләрен ачып, уңышлы гына эшләүче фермерлар аз түгел. Әмәкәй авылыннан Ильяс Миннеразыев та шулар рәтендә.

Авыл хуҗалыгы – тынгысыз хезмәт таләп итә торган тармак. Ильяс Миннеразыевның фермасында 15 тана, сыер һәм үгезләр тәрбияләнә.
– 2016 елда, дәүләттән 200 мең сум күләмендә ярдәм алып, үз эшемне башладым. Биш сыерыбыз бар иде. Хөкүмәттән алган акчага мал торагы төзедек. Малларыбыз җылы, чиста торакта тәрбияләнә. Авыл кешесе малсыз яши алмый инде. Маллар безнең өчен – төп яшәү чыганагы, – ди Ильяс Миннеразыев.
Кыска гына вакыт эчендә ферма ачу өчен райондашыбызның шактый көч куйганлыгы күренеп тора. “Эш башлаганда әллә ни зур проблемалар белән очрашырга туры килмәде”, – ди фермер.
– Тормыш иптәшемнең гаилә фермасы төзү теләге күптән бар иде. Эш башлагач, җиң сызганып эшләргә кирәк. Үз эшен башларга теләгән кеше моны белеп торырга тиеш. Хуҗалыгында мөгезле эре терлек асраучыларның өстәленнән сөте-каймагы, мае, эремчеге өзелми. Табигый, чиста продукт белән генә тукланабыз, – ди Ильясның тормыш иптәше Роза.
Ильяс Миргарифан улының фермер булып китүенә дә озак еллар Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы булып эшләве сәбәп булгандыр, бәлки. Җирле үзидарәдә хезмәт куйган дәвердә авыл халкының төп яшәү чыганагы авыл хуҗалыгы белән бәйле булуына тагын бер кат инана ул. Һөнәре буенча укытучы булса да, җаны-тәне белән җир кешесе Ильяс Миннеразыев!
– Улыбыз кечкенәдән мал-туар янында үсте. Шәһәр кешесеннән аермалы буларак, авыл кешесе гомер-гомергә күпләп мал тотты, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерде. Ильяс улыбыз да кечкенәдән хуҗалыкта төп ярдәмчебез булды. Әтисе улыбызның үз эшен башлавына, ирешкән уңышларына сөенгән иде. Авылда ихата тутырып терлек асраучылар аз түгел, – ди Мәрьям апа.
Әтиләренең ферма ачу теләген шикләнебрәк кабул иткән уллары бүген гаиләнең төп ярдәмчеләре дияргә була. Атна саен кайтып, якыннарына булышып китә егетләр. Берсе Казан химия-технология университетын тәмамлап, Әлмәт шәһәрендә нефть оешмасында хезмәт куя, икенчесе шушы ук уку йортының бишенче курсында белем ала.
Ильяс Миннеразыевның иркен фермасында сыерлар, бозаулар, азык өчен аерым бүлекләр бүленгән. Саву аппаратлары, су, бөртек пешерү өчен аерым бүлмә дә бар. Бина эчтән дә, тыштан да профнастил белән эшләнгән, җылыту өчен заманча материаллар файдаланылган. Салкыннарда да җылы, уңайлы биредә. Төзелешне башыннан азагына кадәр уллары белән башкарып чыкканнар.
– Эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Печән җыю һәм чабу өчен МТЗ тракторына тагылма җайланмалар бар, пай җиребез дә җитәрлек. Кышка малларга биш тонна фураж, җитәрлек күләмдә печән һәм салам әзерләдек. Азыкны үзебезнең җирлектәге фермерлардан сатып алабыз, – ди Ильяс. Миннеразыевлар җәйге чорда һәр сыердан көнлек уртача 39-43 килограмм сөт савып алганнар. Сөтне Азнакайга тапшырганнар, чөнки бәясе кулай. Хуҗалыкта ике атлары, кош-кортлары да бар. Балалар бакчасында пешекче булып эшләүче Роза – һөнәре буенча бухгалтер. Исәп-хисапны яхшы белгән хәләле авыл тормышының мал-туарсыз бармавын яхшы аңлый.
– Киләчәктә мал санын арттырып, үгезләрне дә күбрәк асрарга планлаштырабыз. Моның өчен Ильяста тырышлык та, теләк тә, үҗәтлек тә җитәрлек! – ди Роза.
Авыллар Ильяс Миннеразыев кебек уңганнар бәрабәренә яши. Ильяс кебекләр арабызда күбрәк булсын иде!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев