Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгын кече исәпкә алу башлана

Мал саны да, җир мәйданы да мөһим!

Тиздән авыл хуҗалыгын кече исәпкә алу узачак. Шул уңайдан Яр Чаллы дәүләт статистика бүлегенең Мөслим муниципаль районы әйдәүче белгеч-эксперты Нурия Насыйрова белән әңгәмә кордык.

– Нурия Назыймовна, быел авыл хуҗалыгында кече исәпкә алу узачак. Ул гадәти исәпкә алудан нәрсә белән аерыла?

– Әйе, Россия Федерациясе хөкүмәтенең “Авыл хуҗалыгын 2021 елда кече исәпкә алуны оештыру турында” карары нигезендә быел Россия күләмендә авыл хуҗалыгында кече исәпкә алу (микроперепись) башкарылачак. Ул 29 июльдән 30 августка кадәр барачак. Федераль законда билгеләнгәнчә, авыл хуҗалыгында исәпкә алу ун елга бер мәртәбә уздырыла. Соңгы мәртәбә ул 2016 елда узды. Кече авыл хуҗалыгында исәпкә алу биш елдан соң үткәрелә. Авыл хуҗалыгында исәпкә алу вакытында авыл хуҗалыгына бәйле мәгълүматлар (мал саны, бакча, җир мәйданы, агачлар саны һ.б.) туплана.

– Исәпкә алу нинди максаттан үткәрелә?

– Авыл хуҗалыгын исәпкә алу авыл хуҗалыгы торышы һәм структурасы, аның ресурс потенциалы, аны файдалану турында рәсми статистика формалаштыру максатыннан үткәрелә. Бу авыл хуҗалыгының җитештерү тармагы буларак нәтиҗәлелеген арттыруның икътисадый йогынты ясау чараларын фаразлау өчен кирәк. Шуңа кече сан алуда авыл хуҗалыгының бөтен субъектлары да (фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси хуҗалыклар һ.б.) исәпкә алына.

– Нурия Назыймовна, халык сан алуга шикләнебрәк карый. Мәгълүмат салым салу өчен кулланыла, дигән фикерне ишетергә туры килә.

– Юк-юк, мәгълүматлар фаш ителми, алар бары тик статистика максатында гына файдаланыла. Әйткәнемчә, сан алу авыл хуҗалыгының ресурс потенциалын билгеләү, рәсми статистика формалаштыру, икътисадны фаразлау өчен кирәк. Быел сан алу электрон форматта уза. Исәпкә алучылар мәгълүматларны планшетта махсус программага кертә. Авыл хуҗалыгында исәпкә алу төп күрсәткечләрне чикле күләмдә җыюны күздә тота.

– Бүгенге көндә эш нинди стадиядә?

– Бүгенге көнгә Мөслим муниципаль районы территориясен исәпкә алуны районлаштыру эше башкарылды. Исәпкә алу участокларына бүлү, санаучы персоналга ихтыяҗ тикшерелде. Авыл хуҗалыгын кече исәпкә алу участогына вакытлыча эшкә өч инструктор, 16 санаучы алынды. Эш оештыру өчен транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде. Барлык райондашларыбызны алда торган әһәмиятле чарада катнашырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев