Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Авыл утлары"на язылдыгызмы? СОРАШТЫРУ

Ел тәмамланырга әле вакыт күп кебек. Әмма замана алга карап эш итәргә күптән өйрәтте инде. Күпләр алдагы ел өчен дә, "черновик"ка гына булса да, планнарын, булачак мәшәктьләрен әллә кайчан язып куйганнардыр. Ә быел, соңармыйча, нәкъ менә шушы көннәрдә башкарырга кирәк эшләр турында онытмадыгызмы? Шундый эшләрнең берсе - 2018 ел өчен...

Ел тәмамланырга әле вакыт күп кебек. Әмма замана алга карап эш итәргә күптән өйрәтте инде. Күпләр алдагы ел өчен дә, "черновик"ка гына булса да, планнарын, булачак мәшәктьләрен әллә кайчан язып куйганнардыр. Ә быел, соңармыйча, нәкъ менә шушы көннәрдә башкарырга кирәк эшләр турында онытмадыгызмы? Шундый эшләрнең берсе - 2018 ел өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") район газетасына язылу.

Җәүһәрия Сибаева, Әмәкәй:

- Район газетасына гомер-гомергә язылдык. Гаиләбез белән яратып укыдык. Һәр төрле хәбәр, мәгълүмат, мәкаләләр зур кызыксыну уята. Хәзер дә "Авыл утлары"н яратып укыйм. Алдагы ел өчен ноябрь аенда язылачакмын, дип күптән планлаштырып куйдым.

Роберт Сәрвәров, Иске Вәрәш:

- "Авыл утлары"н кечкенәдән үк укып үстек: әти-әниләр төрле газета-журналларга языла иде. Хәзер үзебез дә матбугаттан башка яши алмыйбыз, дияргә була. Шушы җирлектә яшәгәч, район тормышыннан хәбәрдар буласыбыз килә. Мин гомерем буе агроном булып эшләдем, шуңа күрә авыл хуҗалыгында эшләр торышы турында кызыксынып укыйм. Агач-куаклар, виноград үстерүне яктырткан язмаларны укырга тырышам. Үзем дә өч төрле виноград үстерәм бакчамда. Тормыш иптәшем Рәйхан "Авыл утлары"нда басылган файдалы киңәшләр, ризык әзерләү, тозлау-кайнату рецептлары, чәчәк үстерү серләрен игътибарсыз калдырмый. Реклама-белдерүләрдән дә үзебезгә кирәкле мәгълүмат алабыз. Улыбыз Рәвис, киленебез Гөлназ белән бергә яшибез, алар да район газетасының һәр санын көтеп ала. Әниебезгә 82 яшь, район газетасын ул да, элеккечә, яратып укый.

Зәмфирә Сабирова, Симәк:

- "Авыл утлары" газетасын яктылык чыганагы булган өчен укыйм. Вакытыннан алда ташламалы бәядән язылуда катнашып, лотереяга фонарь да оттым. Бу тагын бер тапкыр район газетасының яктылык китерүче икәнен исбатлый түгелме соң!? "Авыл утлары"на язылып, бүләк уйнатуда катнашып, инде өченче тапкыр төрле әйберләр оттым. Газета миңа һәрвакыт сөенечләр генә китерә, димәк. Матбугат үзәге хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар телим.

Алксандра Лобанова, Рус Шуган:

- Әти-әниләр район газетасын бер ел да калдырмый алдыра иделәр. Хәзер дә мин әнием өчен дип язылам "Сельские огни" газетасына. Аңа 64 яшь, ул газеталарны кәгазь вариантта укырга гадәтләнгән. Ә үзем район хәбәрләре белән портал аша танышам.

Безнең җирлек - район газетасына сүлпән язылучылар арасында. Минем уйлавымча, күбесе газетаның язылу бәясен кыйммәтсенә һәм өлкәннәргә район яңалыклары бик үк кызыклы түгелдер, берсе укый да калганнарына, сүз иярә сүз чыгып, тарала. Ә яшьләр социаль челтәрләр аша аралаша, яңалыкларны да күпчелек шуннан беләләр.

Марина Бәдертдинова, Мөслим:

- "Авыл утлары"на ел саен язылабыз. Әнием укытучы иде, гаиләбезгә 10-15 исемдәге газета-журналлар килде. Авылыбыз почтальоны газета-журналларны, хатларны ат белән ташыды. Без, балалар, аныкөтеп тора идек. Өйгә, балачак хатирәләрен яңартып, газета китерүләрен яратам. Балаларыбызны да газеталар белән таныштырып барырга тырышабыз. Укучылар, балалар тормышы, үзләренең яшьтәшләре белән язмаларны, фотоларны кызыксынып карыйлар.

Район матбугатына язылуга карата һәркемнең үз фикере бар, әлбәттә. Берәүләр, газетаның язылу бәясе кыйммәт, ди, икенчеләр исә укыр нәрсә юк, ди. Сүз дә юк, кыйммәт, әмма бу бит ярты ел өчен түләнгән хак. Ә укыр нәрсә юк икәнен белү өчен дә башта укып чыгарга кирәктер бит инде?

Сораштыруны

Мөнирә Арсланова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев