Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл җирлекләре зона ярышларында көч сынаштылар

17 февраль көнне авыл җирлекләре командалары да зона ярышларында көч сынаштылар. Дүрт зонада узган ярышларда 18 авыл җирлеге 8 төрдәге ярышларда үз көчләрен сынадылар. Һәр зонада ярышларны үткәрү өчен бар мөмкинлекләр тудырылган иде, шулай ук ашату да оештырылды, - дип хәбәр итәләр безгә ярышларны оештыручылар. . Ярышлар иртәнге 9 сәгатьтә башланып кичке 7 гә кадәр дәвам итте. Михайловка, Мәлләтамак, Яңа Усы һәм Метрәй авыл җирлекләре зоналарда җиңү яулап финал ярышларында катнашу хокукы алдылар. Финал ярышлары 24 февраль көнне универсал спорт залында узачак ярышларда янәдән очрашачаклар. Бу көнне командалар 13 спорт төрендә чыгыш ясап, 16 ярышта көч сынашачак. Ярышларны оештыручылар, узган ел кызыл линиядә булган Крәш-Шуран, Михайловка һәм Рус Шуган авыл җирлекләренең быел уңышлы чыгыш ясавын, көчле командалар туплавын билгеләп үттеләр. Шулай ук, авыл җирлекләре ярышларга бару өчен автобуслар белән ярдәм иткән Хуҗалык оешмасына да рәхмәтләрен җиткерәләр.

Үрәзмәт авыл җирлеге команда туплый алмау сәбәпле ярышларда катнашмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев