Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы: җиңнәр сызганулы!

Авыл хуҗалыгы тармагында бик тә җаваплы чор якынлаша. Алда - язгы кыр эшләре. Аграрийлар әлеге мөһим кампаниягә ничек әзерләнә? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗиннан шул хакта белештек.

- Альберт Робертович, районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә структур үзгәрешләр бара дип беләбез. Иң элек шуңа тукталсагыз иде.

- Әйе, быелгы сезонны яңарган состав белән башлап җибәрәбез. Узган елның декабреннән башлап "Август" компаниясе һәм җаваплылыгы чикләнгән "Органик Групп" җәмгыяте җитәкчелеге арасында сөйләшүләр алып барылды. Нәтиҗәдә 28 февральдә килешүгә кул куелды. Агымдагы елның 1 мартыннан "Урожай", "Ык" агрофирмалары һәм "Мөслим элеваторы" базасында "Август-Мөслим" җәмгыяте үз эшчәнлеген башлады. Оешма игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнәчәк. Алдан килешү нигезендә агрофирмалардагы моңа кадәр җыелып килгән хезмәт хакы, салымнар буенча бурычлар тулысынча түләнеп бетереләчәк. Компания җитәкчелеге киләчәктә хезмәт хакы вакытында түләячәгенә ышандыра. Мәгълүмат өчен: "Август" компаниясе үсемлекләрне саклау чаралары җитештерү буенча Рәсәйдә беренче урында тора. Әлеге компаниягә киләчәктә уңышлар телибез.

- Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге ни дәрәҗәдә? Аерым алганда ашлама туплауның торышы ничегрәк?

- Игенчелектә югары уңыш алу җитәрлек күләмдә ашлама кертгә турыдан-туры бәйле. Икенче ел рәттән район хуҗалыклары әлеге юнәлештә максатчан эш алып бара. Хәзерге вакытка район буенча тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 1 гектарга 35,6 кг минераль ашлама тупланды. Әлеге күрсәткеч буенча район республикада 12 урында тора. Агрофирмалар тагын 5 мең тонна ашлама алырга килешү төзеде. Шулай итеп, район буенча 1 гектарга тәэсир итүче матдәдә 75 кг ашлама тупланыр дип көтелә. Аерым хуҗалыкларга килгәндә, "Намус" агрофирмасында бу күрсәткеч 210 кг, "Август-Мөслим" агрофирмасында 110 кг булачак. "Туган як" агрофирмасында да узган елгы дәрәҗәдән (60 кг) ким булмаган күләмдә ашлама туплануы көтелә. Чәчүлек мәйданнарын нәтиҗәле файдалану максатында урта һәм кече фермер хуҗалыкларына да һәр гектарга 60 килограммнан да ким булмаган күләмдә ашлама туплау бурычы куела. Кызганыч, бүгенге көндә әлеге күрсәткеч 14 килограммнан артмаган хуҗалыклар да бар. Аларга бюджет ярдәменнән тыш өстәмә ашлама алу таләбе куела.

- Чәчүлек мәйданнар структурасына килгәндә, анда үзгәрешләр көтеләме?

- Соңгы елларда районда табышлы культураларның чәчү мәйданнарын арттыру өстендә эш алып барыла. Әлеге юнәлешнең һәр хуҗалык өчен мөһимлеген узган елда икмәккә бәяләр төшү кабат дәлилләде. Шуны күздә тотып, быел "Намус" агрофирмасы 5 мең гектар мәйданда чөгендер, "Нуретдинов" фермер хуҗалыгы, чит ил технологияләрен кулланып, 1 мең гектарда көнбагыш, "Туган як" агрофирмасы 600 гектарда рапс, 1 мең гектарда көнбагыш, "Авзалов" фермер хуҗалыгы - 300, "Әюпов" фермер хуҗалыгы 200 гектарда рапс үстерәчәк. "Август-Мөслим" агрофирмасы 3 мең 100 гектар рапс, 806 гектарда житен, 551 гектарда көнбагыш, 1 мең гектар кузаклы культуралар үстерүне планлаштыра. Биш еллык план нигезендә табышлы культуралар мәйданын елдан-ел арттыру күздә тотыла.

- Орлык - уңыш нигезе, дияргә яратабыз. Чәчүлек материалларның сыйфаты ни дәрәҗәдә?

- Әйтергә кирәк, районда орлык җитәрлек күләмдә. Көннәр җылытуга хуҗалыкларда аларны чистарту, калибрлау эшләре башланачак. "Намус" агрофирмасы, тулысынча югары репродукцияле орлыклар гына чәчү максатында 900 тонна элиталы орлык сатып алачак. "Туган як" агрофирмасына 300 тонна югары репродукцияле орлык кайтты. "Август-Мөслим" җәмгыяте дә беренче репродукциядән дә түбән булмаган чәчүлек материаллар белән генә эшләячәк. Бүгенге көндә 1460 тонна язгы бодай, 1520 тонна арпа орлыгы алырга килешүләр төзелгән. Рапс һәм көнбагыш орлыклары чит илнең иң алдынгы компанияләреннән кайтартылачак. Күп чыгымнар таләп итүгә карамастан, бу үзен икътисади яктан аклаячак, билгеле.

- Альберт Робертович, техника ремонты торышына да тукталсагыз иде. Машина-трактор паркларын яңарту дәвам итәчәкме?

- Соңгы ике елда район буенча 564 млн сумлык техника алынды. Быел да техника паркын 30 %ка яңарту планлаштырыла. Мисал өчен, "Август-Мөслим" җәмгыяте техника алу өчен гендә дә 700 млн сумнан артык инвестиция жәлеп итәчәк. Чит илдән югары егәрлекле 8 берәмлек трактор, 8 чәчү комплексы, 4 үзйөрешле агу сиптергеч, 4 берәмлек терлек азык әзерләү комбайны, 15 данә бөртекле ашлык комбайны, 9 тагылма техника алу күздә тотыла.

Язгы кыр эшләрен сыйфатлы һәм кыска срокларда башкару өчен булган техниканы нәтиҗәле куллану зарур. Бүгенге көндә хуҗалыкларда тагылма кораллар ремонты төгәлләнеп, трактор ремонтына керештеләр. "Исламов", "Әюпов", "Авзалов" фермер хужалыкларында техника ремонты тулысынча төгәлләнү алдында. Шушы көннәрдә махсус комиссия хужалыклардагы техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерә башлаячак.

Шунысын да әйтергә кирәк: быел аграрийлар өчен бик җиңел булмаячак. Белгәнегезчә икмәк, сөт бәяләре алдагы елларныкына караганда нык түбәнәйде. Шуны истә тотып, республика хөкүмәте район хуҗалыкларына минераль ашлама алу өчен 17 млн сумнан артык субсидия бирде. Шул ук вакытта гыйнвар, февраль, март айларында сатылган сөтнең 1 килограммына 3 сум исәбеннән дәүләт ярдәме биреләчәк. Гыйнвар, февраль айларында саткан сөткә хуҗалыклар федераль бюджеттан да субсидия алачак.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Фото - Матбугат үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев