Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәл затлар ярышты

Мөслимдә быел уникенче мәртәбә "Автоледи-2020" конкурсы узды.

Гүзәл затлар үзләрен ике төрле бәйгедә сынап карады. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, машина йөртү осталыгын сынау буенча һәр хатын-кыз үз белемнәрен күрсәтте. Беренче урынга Мөслимнән Алсу Хәйретдинова лаек булды һәм навигатор белән бүләкләнде. Конкурсны оештырган Мөслим һәм Сарман районнары буенча юл минлеге дәүләт бюджет учреждениесе, районның Д0СААФ оешмасыннан җиңүчеләргә дә, катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр бирелде. 13 нче август көнне "Автоледи-2020" конкурсының зона туры Әлмәт шәһәрендә узар дип көтелә. Анда Мөслим данын яклап Алсу барачак.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев