Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуйлар җитте. Мөслимлеләр дә бу бәйрәмне зарыгып көтте (СОРАШТЫРУ)

Бу атна яллары аеруча истә калачак. Чөнки ике көн рәттән мөслимлеләр сабантуйда күңел ачачак. Әйдәгез әле, райондашларыбызның бу милли бәйрәмебезгә карата фикерләрен барлыйк.

Зөһрә Сабирова, Мөслим:

- Әтием Расыйх Сабировны өлкән буын гына түгел, урта буын да яхшы хәтерлидер. Аның вафатына кырык елга якын вакыт үтсә дә, синең әтиең Сабантуйлар алып барды, бит дип килеп әйтүчеләр бар. Әйе, ул дистә еллар район Сабантуеның алыштыргысыз алып баручысы булды. Бөтен кешене белә иде, дисәм, ялгыш булмас. Мәйданга уенга яисә көрәшкә чыккан һәр кеше белән таныштырды, эшләрендәге уңышларын да хәбәр итте. Көрәшне күзәтеп, аңлатмалар биреп барды. Уеннарны да күз уңыннан ычкындырмады. Кем нинди уенга чыккан, кайсы авыл алдынгысы, терлекчеме, комбайнчымы, уен ничек бара, кем алдыра, кем артта кала - карап утыручылар барысын да белеп торды. Яшьтән үк сәхнәдә йөргән кеше буларак, әти тел остасы иде. Халык күңелен күтәреп, мәйданны уен-көлке белән берүзе алып барды. Яңгырап торган музыка булмаса да, Сабантуйлар бик матур үтте. Барыбер бөтен әйберне дә карап бетереп булмый бит, бәлки, җыр-биюләрне икенче урында күрсәтергәдер. Сабантуйга килүчеләрнең күпчелеге бәйрәм күрке булган көрәшне һәм ат чабышларын карарга килә бит.

Миләүшә Гарипова, Мөслим:

- Бәләкәй чаклардагы Сабантуйлар ныграк истә калган. Ничектер күңеллерәк, күләмлерәк үтә иде димме. Мәйдан эчендәге һәр уенны күреп, күзәтеп булды. Бөтенесен бергә өю юк иде. Хәзер ничә еллар инде сәхнәләштерелгән тамаша диләр дә, мәйдан тутырып бала-чага чыгаралар. Өстән карап утыручыларга, бәлки, матур күренәдер, аста утыручылар өчен "кеше ботка"сы инде. Мәйдан эчендәге колак яргыч музыканы да икенче урынга күчерсәң, начар булмас иде. Концерт дигәннән, үзешчәннәрнең район смотр-конкурсының иң-иң әйбәт номерларын шушы мәйданга чыгарсаң, Сабантуйга кунакка кайтучылар аларның данын еракларга таратыр иде. Аннары Сабантуй бит ул - шул алдынгыларны данлау мәйданы.

Фәнил Галиев, Мөслим:

- Сабантуен ат чабышларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Безнең районда атлар чабышы яхшы дәрәҗәдә үтә. Байтак еллар район Сабантуенда бу матур чараны оештыруда катнаштым, комментарийлар биреп бардым. Быел да аңлатмалар биреп бару минем өстә. Атларны җыю, заездларга бүлү - бик катлаулы һәм җаваплы эш. Элек "Урожай" колхозында нәселле атлар асраган чорда күпчелек атлар шул җирлектән килә иде. Һәр колхоз рәисе үзенең атын куярга тиеш иде, булмаса, арендага алып тордылар. Хәзер ат яратучы кешеләр үз атларын куялар. Район буенча унбишләп ат җыела Сабантуйда. Башка районнардан да килүчеләр көтелә. Кызганычка каршы, хуҗалыкларда атлар аз хәзер. Көтүче атлары кимеде. Элек алар бәйрәмдә күпләп катнаша иде. Иң матуры да шуларны узыштыру булгандыр. Элеккеге елларда иң соңгы килгән атка бүләк бирү бар иде. Соңгы берничә елда бу матур гадәт сүнде. Атларны бит ел дәвамында әзерлиләр. Алар да йөгерешчеләр сыман ярышны көтәләр, сизенәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев