Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Августлылар спортта да сынатмый

Ярышта катнашучылар 50 метрлы дистанциядә үз полосалары буенча ирекле стильдә вакытка йөзде.

"Яшьлек" спорткомплексы һәм "Тамчы" йөзү бассейнында беренче тапкыр “Август-Агро” спартакиадасы оештырылды. 
Татарстанның төрле районнары һәм Казан шәһәре агрофирмалары төзегән 7 команда атна саен спортның төрле төрләре буенча ярыша. Районнар Спартакиаданы чиратлашып үткәрә.

Алдагы атналарда Кама Тамагында - баскетбол, Кайбычта волейбол буенча ярыш оештырылса, 5 мартта, Мөслим йөзүчеләрне кабул итте. 
Ярышта катнашучылар 50 метрлы дистанциядә үз полосалары буенча ирекле стильдә вакытка йөзде.
Ир-атлар арасында “Август-Мөслим” агрофирмасыннан 33.68 секунд нәтиҗә белән Фаил Гыйзтдинов 1 нче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев