Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Август-Мөслим" техникасын яңарта

Алар быел да 450 млн сумлык яңа техника алырга планлаштыра.

Узган ел районда эшли башлаган “Август-Мөслим” агрофирмасы 700 млн сумга югары җитештерүчән техника сатып алган иде. Алар быел да 450 млн сумлык яңа техника алырга планлаштыра. Бөртекле культуралар чәчү өчен алым киңлеге 12 метр булган “Амазоне ДМС” чәчкече сатып алганнар инде. Узган атнада бер “Борго” чәчкече кайтты. Моннан тыш “CLAAS” тракторлары, чәчү комплекслары, сиптергечләр дә алачаклар. Агрофирманың элеккеге Сельхозтезника берләшмәсе территориясендә урнашкан базасында реконструкцияләү эшләре башланган. Бу максатта 50 млн сум күләмендә финанс чыгымы кулланырга ниятлиләр. Бүгенге көндә мастерскойларның түбәсен алыштыру бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев