Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җаваплылыкка тартылдылар

Район прокуратурасы Мөслим районының 59 яшьлек гражданына карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Район прокуратурасы Мөслим районының 59 яшьлек гражданына карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Суд аны РФ Җинаять Кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (административ җәзага тартылган килеш кабат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда) гаепле дип тапты. 
Суд билгеләвенчә, Яңа Карамалы авылы кешесе 2018 нче елның 5 сентябрендә, 15 сәгать 40 минутта Яңа Карамалы авылының бакча урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Ул элек тә автомобиль белән исерек килеш идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Әмма моннан тиешле нәтиҗә ясамаган: исерек хәлдә янә руль артына утырган. Җинаять эше аерым тәртиптә каралды. Суд аны 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте һәм 60 сәгать мәҗбүри эш билгеләде. 
Краснояр авылыннан 52 яшьлек Р. шундый ук гамәле өчен җинаять җаваплылыгына тартылды. Исерек килеш автотранспорт белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булуына карамастан, Р. тиешле нәтиҗә ясамаган. 2018 нче елның 26 августында 18.00 сәгатьтә ЮХИДИ хезмәткәрләре аны Краснояр авылының Декабристлар урамында тоткарлый. Суд Р.ны 3 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте һәм 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләде. 
Район 
прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев