Җавап бирәсе булачак
Алкоголь продукциясен рөхсәтсез саткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Кеше тормышы һәм сәламәтлегенә зыян салучы алкоголь продукциясен законсыз сату закон тарафыннан тыелган. Мондый гамәл өчен РФ Җинаятьләр кодексының 238 маддәсе нигезендә җавап бирергә туры киләчәк, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
Сыйфатсыз продуктны куллану нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә зур зыян килсә яисә ул үлсә, ун елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Маркировкасыз алкоголь продукциясен җитештерү, сатып алу, саклау, күчереп йөртү яисә сату белән бәйле гамәлләр өчен дә закон алдында җавап бирәсе (РФ ҖКның 171.1 маддәсе). Законсыз эшмәкәрлек (РФ ҖКның 171 маддәсе 1 бүлеге), акциз җыемының ялган маркаларын, махсус маркаларны яисә тәңгәллек билгеләрен җитештерү, сату яисә аларны файдалану (РФ ҖКның 327 маддәсе 2 бүлеге), товарларны индивидуальләштерү чараларын рөхсәтсез файдалану өчен дә (РФ ҖКның 180 маддәсе) җавап бирергә туры киләчәк.
(РФ ҖКның 180 маддәсе)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев