Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Һава узышы" - Red Bull чемпионаты тарихында беренче тапкыр Казансу өстеннән очтылар

Чемпионатта катнашучы ике пилот Кол Шәриф мәчетен һәм Кремльне кош очышы биеклегеннән күзәткән, дип хәбәр "Татар-информ".

Ике пилот - Мартин Шонка һәм Николя Иванофф Red Bull Air Race чемпионаты тарихында беренче тапкыр Казан күгенә күтәрелгән. Татарстан башкаласында Red Bull Air Race 21 июльдән 23 июльгә кадәр үткәрелә. Казан өстеннән тарихи очыш фотосы дөнья сериясе офсайтында пәйда булган.


Шонка һәм Иванофф кош очышы югарылыгыннан Кол Шәриф мәчетен һәм Кремльне карыйлар.

Шулай ук Казанда 22- 23 июльдә Игенчеләр сарае янында Red Bull Air Race паркы эшлиячәк. Анда тематик күргәзмәләр оештырылачак, ярыш трансляциясе барачак, туклану нокталары булачак. Бушлай кереп була торган тамаша зонасы Кремль яр буенда урнаша. Анда Кремль дамбасы, Батурин урамы, шулай ук "Казан" милли мәдәни үзәге ягыннан кереп булачак. Ярышлар вакытында Сибгат Хәким урамында, Декабристлар урамыннан Бичурин урамына кадәр ара ябыла. Моннан тыш, куркынычсызлык максатыннан Кремль дамбасында һәм Миллениум күперендә хәрәкәт чикләнә.

Искәртеп үтик, ярышлар Казансу елгасы өстендә уза. Ул Сибгат Хәким, Кремль дамбасы, Миллениум күпере һәм Кремль яр буенда чикләнә. 21 июльдә - күнекмә очышлар, 22 июльдә - квалификация, 23 июльдә финал ярыш этаплары узачак.

Серия Red Bull Air Race чемпионаты 2003 елда старт алган иде. Дөнья чемпионаты буенча Абу-Дабида 2017 елда узган беренче этап авиаузышы ярыш тарихында 75нчесе булды.
Red Bull Air Race чемпионатында югары класслы пилотлар тизлек, төгәллек буенча һәм җиңел ярыш самолетлары белән идарә итү осталыкларын күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев