Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ауның үз тәртибе бар

1 сентябрьдә кышкы ау сезоны башланды һәм ул 2022нче елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Аучылыкның үз кагыйдәләре, каннуннары бар.

Республика территориясендә ау ресурс­лары лимиты август аенда билгеләнә. Шуннан чыгып аучыларга квота бирелә. Аулау рөхсәт ителми торган җәнлекләр исемлегенә Татарстанның Кызыл китабына кертелгән ак куян (заяц-беляк), аю керде, – ди ТР био­логик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы буенча бүлек җитәкчесе Владимир Муринов.

В.Муринов хәбәр итүенчә, ауга чыккан аучы билгеле кагыйдәләр кы­саларында эш итәргә тиеш. Мисал өчен, аучы тоткан җәнлеген шунда ук рөхсәт кәгазенә теркәп куя алмый. Җәнлек түшкәсе ау урыныннан алып киткәч яисә урында эшкәрткәч кенә теркәлергә тиеш!

– Бу кагыйдәне бозган аучыларга зур суммада штраф яный. Чөнки бу бра­коньерлык булып санала һәм моның өчен закон алдында җавап тотасы бу­лачак. Узган ел ау кагыйдәләрен боз­ган өч райондашыбызга администра­тив беркетмә төзелде, – ди Владимир Муринов.

Хайваннарның төренә карап, алар­ны аулау вакыты да төрлечә билгеләнә. Мәсәлән, кыр куянына һәм пошига ау киләсе елның 10 гыйнварына кадәр рөхсәт ителә. Косуляны – 31 декабрьгә кадәр, кабанны 2022нче елның 28 февраленә кадәр ауларга мөмкин.

Җәнлекләрне ут, фара яктысында аулау тыелуын һәр аучы белергә тиеш. Чөнки яктылыктан күзләре чагылган хайваннар, ориентирны югалтып, аучы кулына бик җиңел эләгәләр. Ауның рөхсәт ителмәгән мондый ысулы бра­коньерлык дип исәпләнә. Бу очрак­та аучы административ җаваплылык белән генә котыла алмый, җинаять эше кузгатыла. Суд карары белән кеше ирегеннән дә мәхрүм ителергә мөмкин.

– Аучылык белән өч еллап шөгыльләнәм. Кечкенә чакта аучылар турында кинофильмнар караганда, су­нарчылар көчле рухлы, олпат гәүдәле, гадел кешеләр булып тоела иде. Гаилә корып, балалар үстергәч, хыялымны тормышка ашырып, өч ел элек корал йөртүгә рөхсәт алдым. Ау сезонында поши аулыйм. Урманнар, табигать бик бай. Шушы байлыкның кадерен, чама­сын белеп куллансак иде! – ди район­дашыбыз Рамил Вәлитов.

ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы буенча бүлек җитәкчесе Владимир Му­ринов хәбәр итүенчә, законсыз төстә косуля аулаган өчен 1992нче елгы рай­ондашыбызга җинаять эше кузгатыл­ган. Дәүләт милкенә килгән зыянның суммасы 150 мең сум тәшкил итә. Сар­ман районында законсыз аучылык белән шөгыльләнгәндә тоткарланган ир-егетнең дә Мөслим кешесе булуы ачыкланган. Законсыз төстә поши ау­лаган сунарчыга 1,5 млн сум күләмендә штраф яный. Аның 3-5 елга рәшәткә артына утыру куркынычы да бар.

– Су асты дөньясы да зур һәм төрле. Су хайваннары да яклауга мохтаҗ. ТРның Кызыл китабына 11 төр балык кертелгән. Алар арасында белуга, рус осетры, инеш фореле, гадәти таймень да бар. Кызыл китапка кертелгән ба­лыкларны законсыз тоткан өчен РФ Җинаятьләр кодексының 258.1 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган,– ди Владимир Муринов.

Лилия Шәймиева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев