Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атлар төсле төшләр күрә

Фазаел Вәлиевне күпләр ат чабышлары аша белә. Ул катнашмый калган Сабантуй юктыр.

Игенче авылы егете ул. Атлар­га мәхәббәт әтисеннән күчкән. Әтисе Мөхәммәт абзый гомере буе хуҗалыгында ат тоткан.

– 15 ел элек, улым фаҗигале төстә дөньядан киткәч, атны ияртеп урман- болыннарда йөрергә гадәтләндем. Шуннан җан тынычлыгы табып, күңелем белән ял итеп кайта баш­ладым, – ди Фазаел абый. – Берен­че нәселле атны Ульяновск иппо­дромыннан алып кайттым. Анна­ры, кызыксынып китеп, атларның санын арттыра башладым. “Татар­га ат тәүге мәхәббәте кебек кадер­ле” дигән сүзләрне ишеткәнегез бар­мы? Бу фикернең асылын атларны бар йөрәге белән яраткан кеше генә аңлыйдыр.

2005 елда Игенче авылындагы фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәфил Нуретдинов белән бергәләп, терлек азыгы кухнясы торагын үзгәртеп, ко­нюшня төзиләр. Биредә алар алты ат тәрбияли.

Фазаел абый атлар турында бик күп белә. Атларның төсле төшләр күрүен, басып йоклауларын, алны-ар­тны, асны-өсне тигез дәрәҗәдә күрү сәләтен, сәгатенә 60 км тизлек белән чабуын, 2,5 метр биеклеккә сикерә алуы турында яратып, сокланып сөйли ул. Ат хуҗасы белән үзләре генә белә торган телдә, нигездә күзләр белән аралаша. Атлар күз, борын, ирен, ияк, колак тирәсендә урнаш­кан төкләре ярдәмендә сизә, ди Фа­заел абый. Ат кешенең ым-ишарәсен тоя. Ләкин бик көчле булса да, бал кортларыннан курка.

– Элек ат иярләмәгән егетләр бик сирәк иде. Сабантуйга чабыш­кы әзерләгән ир-егетләргә соклана идек. Шулай да өмет бар әле. “Арга­мак” ат спорты мәктәбенә бүген 16 бала йөри. Алар кызыксынучан, ара­ларында бик өметлеләре бар. Спорт мәктәбендә ике пони да бар. Аларга балалар, гомумән, мөкиббән китә, – ди райондашыбыз.

Фазаел абый “Аргамак” ат спор­ты мәктәбен 2018 елдан бирле җитәкли. Ат спорты мәктәбен ачу тәкъдиме дә – аныкы. “Аргамак”та бүген 19 ат тәрбияләнә, шуларның тугызы – спорт аты. Ун атта балалар шөгыльләнә.

Мәктәптә Казан ипподромында рекорд куйган Задающая ритм куша­матлы чабышкы да бар. Ике яшендә ул шаккаткыч җиңүгә ирешә: 1600 метр араны 2 минут 2 секундта үтә. Беренче бәйгедә үк җиңү яулаган чабышкы турында республиканың матбугат чаралары да бик күп язды.

– Бөтенроссия Сабантуена алты юртак, бер чабышкы, җигүле арба белән биш ат чыгачак, – ди Фаза­ел Вәлиев. – Ат яратучы райондаш­ларыбыз да бар. Алар барлыгы 18 спорт аты тәрбияли. Тойгелдедән Айдар Зиннуров, Илкам Фәйзуллин, Мөслимнән Ринас Мәннанов, Кәрим Батыршинның чабышкылары бик күп бәйгеләрнең җиңүчеләре һәм призерлары булды. Ат асрау – бик чыгымлы шөгыль икәнен дә белеп торырга кирәк.

Фазаел Вәлиев ярышларда нигездә үзенең рус токымлы Мело­ман һәм америка токымлы Бэст-Эвер кушаматлы атлары белән катнаша. Казан, Уфа, Ижау шәһәрләрендә уз­ган конкурслардан гел җиңү белән кайта. Фазаел абыйның оныгы Аза­лия дә атларга мөкиббән. Атны иярләве дә оста җайдакларныкы кебек.

– Мөслимдә ат спорты комплек­сы булу – җирлегебез өчен зур мәртәбә. Милләтебезнең горурлы­гы булган ат спортын популярлаш­тыру, үсеп килүче буында ат спорты белән кызыксыну уяту шунда баш­лана, минемчә. Атларны ярату өчен күңелеңнең саф, уйларыңның пакь булуы кирәк. Ат кешене матурлык­ка да өйрәтә, җанында игелек тә уята ала, – ди Фазаел Вәлиев.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев