Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авыручыларны 16 меңгә якын медицина хезмәткәре дәвалый

Эшне координацияләү өчен республика шартлы рәвештә биш округка бүленгән, 43 медицина оешмасы яңадан профильләштерелгән.

Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авыручыларны 16 меңгә якын медицина хезмәткәре дәвалый. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ТР сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә сөйләде.

"Covid-19 белән пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен 15 мең 842 медицина хезмәткәре җәлеп ителгән, аларның 8 мең 617 се госпитальләрдә эшли, 341 ашыгыч медицина ярдәме машина йөртүчесе көн саен чакыруларга чыга», — дип билгеләде министр.

Аның сүзләренә караганда, эшне координацияләү өчен республика шартлы рәвештә биш округка бүленгән, 43 медицина оешмасы яңадан профильләштерелгән. Авырулар өчен барлыгы 4 мең 723 урын булдырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев