Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ат чабышлары узды

Турнирда барлыгы 3 номинациядә 18 ат катнашты.

29 сентябрьдә "Нурлыгаян" паркы ипподромында ат чабышлары узды. Турнирда барлыгы 3 номинациядә 18 ат катнашты. Өлкән яшьтәге юртаклар арасында Яңа Сәеттән Мирзафатыйх Мирсалиховның Арамисы 1 урынны алды. 2 урында Төйгелде авылыннан Викинг белән Зиннуров Айдар калды. 3 урынга Голд Стар атының хуҗасы Нәҗмиев Булат ия булды. Өлкән яшьтәге юртаклар арасындагы финалда ат спорты мәктәбенең Гамлет исемле аты җиңү яулады. Хуҗасы Вәлиев Фазаел. 2 урынга Мәлләтамактан Сабиров Минтахирның Черноморы  чыкты.  Яңа Сәеттән Мирзафатыйх Мирсалиховның Арамисы 3 урынны алды.Яшь юртаклардан Яңа Сәет авылыннан Приказга тиңнәр булмады. Юртакның җайдагы-Хафизов Альберт, хуҗасы-Камаев Евгений. Төйгелде авылыннан Гектор 2 урынга лаек булды. Җайдагы-Галәветдинов Альберт, хуҗасы-Зиннуров Айдар. Мөслим районының  Баһаутдинов Мәхмүтнең  аты - Герцогиня 3 урынны алды.Җайдагы Насыйбулин Ильяс.Чабышкы атлар  арасында  Яңа Усыдан Василий Пискуновның  Ева кушаматлы  чабышкысында Низамов Ринат 1 урын яулады. 2 урынга Тайфун белән Гермагентов Вадим чыкты.Хуҗасы Мөхәмәтов Таһир. 3 урында Идиятуллин Ильяс Мөслим районы Кәрим Батыршинның атында.  

Призлы урыннар алучыларга Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең грамоталары, медальләре, спорт инвентаре һәм җиһазлары сатып алу өчен сертификат тапшырылды. Очрашудан файдаланып, атчылар тәҗрибәләрен уртаклаштылар, фикер алыштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев