Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ат чабышлары сезоны ачылды

Мөслим "Аргамак" ат спорты мәктәбеннән әлеге ярышларда 3 юртак һәм 1 пони катнашты.

14 май көнне Әлмәт районының "Кичүчат" исемле ат спорты мәктәбе ипподромында "Ат чабышлары сезонын ачу" ярышлары үтте. Мөслим "Аргамак" ат спорты мәктәбеннән әлеге ярышларда 3 юртак һәм 1 пони катнашты. Юртакларыбыз, "Татнефть" атларыннан гына калышып, призлы урыннар яуладылар. Падишаһ, Голд принц - 4 нче, Бэст Эвер 3 нче урын яуладылар. Йөртүчеләре - Фазаел Вәлиев, Мөхәмәтдин Хәйртдинов. Тагын бер райондашыбыз, Тойгелде авылыннан Илкам Фәйзуллин Десперадо кушаматлы аты белән призлы 4нче урынга лаек булды. Мөслим гимназиясенең 5 нче а сыйныфында укучы Камил Маннанов үзе әзерләгән пони белән 1нче урынны алды. Ул кубок һәм кыйммәтле пакет белән бүләкләнде. Будулай кушаматлы понины элегрәк Салават Салихов йөртә, ярышларда катнаша иде. Яше тулганнан соң, ул хәзер олы атларда чыгыш ясарга әзерләнә. Салават
2 татар токымлы ат әзерли. "Ат спорты мәктәбендә безгә алмашка егетләр тәрбияләнә дигән ышанычыбыз бар. Камилнең һәм Салаватның үзләренә, әти-әниләренә үземнең исемнән, ат спорты мәктәбе исеменнән зур рәхмәт әйтәсем килә. Киләчектә уңышлар сезгә, яшь дусларым", - ди Фазаел Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев