Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ашыкмагыз берүк юлларда!

Дөнья күләмендә караганда, юлда көн саен уртача 3 мең кеше (елына 1,3 миллионга якын) үлә һәм 100 меңгә якын кеше (елына 50 миллион) тән җәрәхәтләре ала. Җирлегебездә дә саннар сөендерми. Узган ел башыннан 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 22 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган, 3 кеше үлгән. 2017 елда механик зыян белән 245 юл-транспорт һәлакәте булган. Шуларның кайберләренә аерым тукталыйк.

Мөслимнең Пушкин урамында "Лада" белән "Киа" машинасы бәрелгәндә "Лада" дагы өч кеше дә - әтисе, әнисе һәм кызы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Авариянең сәбәпчесе булган "Лада" машинасы хуҗасы, каршыга килүче чит ил машинасына юл бирмәү сәбәпле, үзен дә, якыннарын да куркыныч астына куйды. Шуганка авылы кешеләренең барысына да беренче медицина ярдәме күрсәтелде.

Иске Карамалы авылында да узган ел җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлде. "Урал" мотоциклы белән идарә итүче 24 яшьлек егет 85 яшьлек картны бәрдереп китә. Мотоцикл теркәлмәгән, бернинди дә документлары булмый. Өстәвенә егетнең мотоцикл йөртү правасы да юк! Зыян күрүченең күкрәк читлеге һәм кулы җәрәхәтләнеп, район үзәк хастаханәсенә дәвалануга салына.

Февраль аенда шул ук авылда бер машина юлдан барган җәяүлене таптата язды. Гаепле шоферның вакыйга булган урыннан качуы зур резонанс тудырды. Аның кемлеген ачыклавы полиция хезмәткәрләренә авырлык тудырмады, билгеле. Машина тизлеген арттырып, 1958 елгы ир-атны бәрдерүче кеше Күбәк авылы егете була. Җәяүленең алкогольле эчемлек кулланган булуы да ачыклана. Уң аягының табан сөяге сынган иргә район үзәк хастаханәсендә ярдәм күрсәтелә.

Мөслим - Тат. Шуган юлында булган авариягә шоферның исереклеге сәбәпче. Беркайда да эшләмәүче Шуганка авылы кешесе, алдыннан барган машинаны узарга теләп, каршы як полосага чыга.

- Алда барган машинаны узарга чыкканда, руль артындагылар ике арада хәвефсез һәм җитәрлек ара булуына инанырга тиеш. "ВАЗ-21093" машинасы белән идарә иткән райондашыбыз алда әйтелгәннәрне исәпкә алмый һәм каршысына килүче чит ил машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә "DAEWOO" машинасындагы шофер һәм пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән район үзәк хастаханәсенә озатыла. Авария сәбәпчесе булган 34 яшьлек егетнең руль артына исерек килеш утыруы ачыкланды. Җитмәсә ОСАГО иминият полисы да булмый. Ул аңа кадәр дә, исерек хәлдә машина белән идарә иткән өчен, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән иде", - ди ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.

Әлмәт - Мөслим юлында да шактый аварияләр булды узган ел. "Тойота" машинасы хуҗасы, идарәне югалтып, кюветка төшеп әйләнә. Шофер үзе һәм пассажир авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә салына. Икенче көнне пассажир хастаханәдә мәңгелеккә күзләрен йома.

Хатын-кызларның күпчелеге машина белән идарә иткәндә югалып кала. Мисал өчен Мөслимдә булган юл-транспорт һәлакәтенә генә тукталыйк. "14"ле машинасында йөрүче 27 яшьлек хатын-кыз каршыга килүче "Лада"га юл бирмичә, "маңгайга-маңгай" бәрелә. Бәхеткә, ике машина хуҗасы да җиңелчә тән җәрәхәтләре белән котыла. Рульдәге хатын-кызның авырлы булуын, руль артына көч хәл белән генә сыюын да әйтә ДАИ хезмәткәрләре. Мондый вакытта аеруча саклык таләп ителә! Ярый әле балага зыян килмәгән!

19 июнь көнне Мөслим - Яңа Усы юлында булган транспорт һәлакәтендә дә хатын-кыз гаепле. Мөслимнән Баекка барган 1966 елгы ханым идарәне югалта һәм каршы яктагы кюветка әйләнеп төшә. Каршысына машина килгән булса, бәлкем, ул исән дә калмаган булыр иде. Кабыргалары сынган, башы җәрәхәтләнгән райондашыбыз хастаханәнең хирургия бүлегенә салына.

Соңгы фаҗига юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көнендә булды. "Нива" машинасы, Вәрәшбаш чишмәсе янындагы юлда әйләнеп, тирән чокырга тәгәри. Авариядә ике кеше шунда ук һәлак була, берсе авыр тән җәрәхәтләре белән Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә салына. Исән калган егетнең рульдә булу-булмавы ачыклана. Әлеге юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү эше бара.

- Һәлакәтләрнең күбесе шоферларның исереклеге аркасында килеп чыга. Шоферларның игътибарсызлыгы, ашыгуы да аварияләргә сәбәпче була. Һава торышы (юллардагы бозлавык, кар көртләре) аркасында килеп чыккан һәлакәтләр дә аз түгел. Шоферлар, тизлекне арттырмыйча, сак йөрсеннәр. Һәлакәткә очраган юлчыларга тап булсагыз, ярдәм итәргә тырышыгыз. Шуны онытмагыз: өйдә безне якыннарыбыз көтә, - ди Айнур Хәйретдинов.

Алда әйтеп үт-елгән аварияләрнең сә-бәпчеләре җәзаларын алды. Беренче тапкыр исерек килеш тоткарланган шоферлар 1,5 елдан алып 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде. Моңа өстәп аларга 30 мең сум күләмендә штраф та салынды. Вакытлары тулгач, машина йөртү таныклыгын алар кабаттан имтихан тапшырып алырга тиеш булачак. Эчкән өчен машина йөртү хокукыннан азат ителгән булып та, кабат шул хәлдә руль артына утыручылар да бар.

Кемнеңдер һөнәре машина йөртү белән бәйле. Бу инде аның өчен генә түгел, бөтен гаиләсе өчен фаҗига дигән сүз. Ләкин зур күләмдә штраф түләү дә, автомобиль йөртү таныклыгыннан коры калу да кеше гомерләрен кире кайтара алмый. Кызганыч, эчкән килеш кулына машина ачкычы алучылар саны кимеми.

Юл һәлакәтләрендә йөзләрчә, меңнәрчә кешенең гомере өзелә. Яшәргә дә өлгермәгән сабыйлар да, яңа өйләнешкән парлар да, кемнәрнеңдер сөекле әти-әниләре, якыннары битарафларның, үз-ләрен генә кайгырткан бәндәләрнең корбаны булмасын иде! Исерек килеш руль артына утыручыларга тап булсагыз, андыйларны юлда очратсагыз, кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә хәбәр итегез! Сезнең бу адымыгыз кемнәрнеңдер газиз гомерләрен саклап калырга ярдәм итәр.

Лилия Шәймиева.

Фото - интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев