Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армия хезмәте гомуми стажга керә

Пенсия билгеләгәндә ими­ният стажына эш вакыты гына түгел, кеше эшли ал­маган социаль әһәмияткә ия чорлар да кертелә. Бу чорга чакыру буенча армия сафла­рында хезмәт итү дә керә.

Мондый хезмәт чоры ими­ният пенсиясе күләмен форма­лаштыруга да йогынты ясый. Хезмәт итүнең һәр елына 1,8 пенсия коэффициенты өстәлә. Пенсия күләмен исәпләгәндә барлык коэффициентлар ку­шыла һәм бер коэффициент кыйммәтенә тапкырлана. Ул ел саен илебез хөкүмәте тара­фыннан билгеләнә.

Тупланган пенсия коэффи­циентлары күләмен pfr.gov.ru сайтындагы шәхси кабинетта белергә була.

– Күпьеллык стаж белән вакыттыннан алда лае­клы ялга чыгу өчен пен­сия билгеләгәндә һәм армия хезмәтенә кадәр һәм аннан соң кеше беркая да эшләмәсә, армия хезмәтен үтү вакыты исәпкә алынмый, – ди Мөслим районында клиентларны ка­бул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

2021 елда картлык буенча иминият пенсиясенә хокук алу өчен 12 елдан да ким булма­ган хезмәт стажы һәм 21 пен­сия коэффициенты кирәк, ди белгечләр.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев