"Арамис" сынатмады
29 август көнне Яр Чаллы шәһәрендә Республика көненә багышлап, Яр Чаллы ипподромы призына республикакүләм ат чабышлары узды. Ярышта Яңа Сәет авылыннан Мирзафатыйх Мирсалихов та катнашты һәм уңышлы нәтиҗәгә иреште.
4 яшьтән олырак юртаклар арасындагы беренчелектә "Арамис" кушаматлы аты белән икенче урынны яулады, кубок һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде. Бүгенге көндә алар 5 сентябрьдә "Татнефть" кубогына Әлмәт шәһәрендә узачак бәйгегә әзерләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев