Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Арабызда шундый кешеләр бар

Метрәй авылында гомер итүче Гөлзада һәм Рәис Харисовларның икесенең дә сәламәтлекләре чикле. Коляскада гына хәрәкәтләнә алган хуҗабикә шулай да зарланмый, утырып булса да, аш-суын әзерли, җаен табып, өен дә җыештыра. Тумыштан инвалид түгел Гөлзада апа. 1974 елның ямьле июнь аенда – 23 яшендә югалта ул сәламәтлеген. Мөслимнән туган авылы Метрәйгә узгынчы машинада утырып кайтканда, авариягә очрыйлар. “УАЗ” машинасы әйләнеп каплана. Гөлзаданың умыртка баганасы сына. Кыз гомерлек инвалид булып кала. Бүгенге көндә беренче группа инвалид социаль хезмәткәр ярдәменә мохтаҗ.

– Бик күпләр: “Их, ул машинага утырмаган булсаң шунда! Йөгереп йөрер идең, авыртуның ни икәнен белмәс идең”, –  дияргә ярата. Тәкъдиреңә ни язылган, шул буладыр инде. “Их”лар тормышта күп була инде ул. Язмыш дигән нәрсә дә бар бит әле... Башкача булса, бәлки, Рәис белән кавышмаган да булыр идем. Ә Рәисем – яшәвемнең мәгънәсе. Үзенә тормыш иптәше булып килергә тәкъдим ясагач, мин аңа: “И-и Рәис, күреп торасың, мин бит хуҗалыкта бер эш тә башкара алмыйм”,  дидем. Шунда Рәис, күзләремә тутырып карады да: “Өйдә йөрсәң, шул җиткән. Әллә кайчан ошатып яшим инде үзеңне”, диде, – дип искә ала Гөлзада апа.
Авариядән соң кызны йөргән егете дә ташлый. Хәрәкәтләре чикләнгән, урын өстендә генә яткан кызның иң авыр вакытында янәшәсендә әнисе Бибиәсма була. Җир җимертеп эшләп йөргән кызының кеше кулына калуы ананы шок хәленә җиткерә. Табиблар Гөл-заданы култык таягына бастырганчы 3-4 еллап вакыт узып китә әле. Казахстанда яшәүче бертуган апасы Гөлзаданы республиканың махсуслашкан медицина үзәгенә дәвалануга сала. Шунда гына кыз әкренләп йөрергә өйрәнә.
– Хастаханәдә ятканда тормышымның астын-өскә китергән көн турында әллә ничә кат искә төшердем. Ләкин буласы булган иде инде. Яңача яшәргә өйрәндем. “Сәламәтлекнең кадерен аны югалткач кына аңлыйсың” диюләре дөрестер. Сәламәт, дүрт саны төгәл кеше – иң бәхетле кеше, – ди ул.
41 яшендә кияүгә чыга кыз. Насыйбы да янәшәдә генә, үз авылында яшәгән аның. Рәис белән кавышып, бер бала үстерәләр алар. 
Рәис абый коры сөт заводында эшләгән. Элек оешмаларны урман кисәргә җибәргәннәр. Шунда аның аягына агач ава. Җитештерүдәге имгәнү булса да, дәвалану белешмәсенә, эшләгән оешмага, җитәкчелеккә сүз килмәсен дип, көнкүрештәге җәрәхәт дип кенә язалар. Сәламәтлеге чикле булгач, эшләве дә авыргарак төшә. Югыйсә, башкача булса, пенсиясе дә күбрәк булыр иде. 
– Кешегә зыян салмас өчен үз сәламәтлегең белән түләргә туры килә кайчак. Аякка агач төшкәч, тезем икенче якка борылды, таякка калдым. Гөлзадам да 40 ел таякта булды. Шөкер, арабызда кеше хәленә керә белүчеләр аз түгел. Рунар Сәхбетдинов, Метрәй авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән чорда, өебезнең идәннәрен яңартты, линолеум да җәелде. Яшьрәк вакытта көч тә, дәрман да бар иде. Олыгайгач, авыррак икән шул, – ди гаилә башлыгы.  
...Табиблар бала табу ярамаганын кат-кат кисәтсә дә, Гөлзада әни булу бәхетен барыбер татый. Үзе инвалид булса да, уллары Илдарны, яратып, сөеп кенә үстерә әни кеше. Күтәреп, тибрәтеп йоклатулардан мәхрүм булса да, сабый бала бишегендә изрәп йоклый. Елап әти-әнисен бимазаламый, тыныч була. Гаиләне бөтен итеп туган уллары Илдар –  әтисе белән әнисенең иң зур юанычы. Бүгенге көндә ул Яр Чаллы шәһәрендә яши һәм эшли. Ата-анасына ярдәм итәсе бик килсә дә, егетнең үзенә булышырга җан атып тора әти-әни. Әз генә ярдәм булса, түбәне эшләтер идек, түбәдән су үтә, ди Харисовлар. Игелекле җаннар арабызда аз түгел бит. Рәис абый белән Гөлзада апага да ярдәм итүче табылыр, дип өметләнәбез. Тән сәламәт булганда, егәр-көч чәчрәп торганда, сәламәтлекләре чиклеләрне онытабыз шул. Безнең кечкенә генә бер изге гамәлебез дә аларның туңган җанын кояш кебек җылытыр иде...

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев