Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Арабызда шундый кешеләр бар. Язмыш сынаса да...

Тормышта төрле хәлләр була. Ләкин язмыш сынауларына бирешмичә, башны югары тотып, юлдагы сикәлтәләрне горур үтүчеләр бик сирәк. Райондашыбыз Резеда Мөхәмәдиева шул сирәкләрнең берседер, мөгаен.

Тормышта төрле хәлләр була. Ләкин язмыш сынауларына бирешмичә, башны югары тотып, юлдагы сикәлтәләрне горур үтүчеләр бик сирәк. Райондашыбыз Резеда Мөхәмәдиева шул сирәкләрнең берседер, мөгаен.

Мәлләтамак авылы кызы ул. Миңнемөхәммәт абый белән Мөзәянә апаның көтеп алган беренче баласы булып, ярату һәм назга коенып үссә дә, мөстәкыйль тормыш юлына аяк баскач, язмыш аны бер дә башыннан сыйпап тормый. Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама автомеханика техникумына укырга кергән кыз техниканы яратуы белән укытучы-остазларын да таң калдыра. Шуңа да укуын тәмамлагач та читкә җибәрергә теләмиләр үзен. 23 нче санлы һөнәр көллиятендә балаларга белем бирә, мастер-автомеханик булып эшли, аннан соң озак еллар “Нефтехим” заводында хезмәт куя. Тормыш иптәше итеп үзебезнең район кешесен сайлый. Башта бик әйбәт кенә яшәп киткән гаиләдә караңгы көннәр, болытлы төннәр саны арта бара. Иренә тупырдап торган ике кыз алып кайта Резеда. Гаиләнең сөенечен арттырып, бер-бер артлы туган Рәзилә белән Рәйләгә генә әти назына, яратуына тиенеп, әтиләренең җылы кочагында үсәргә язмаган була. Иренең хыянәтен кичерә алмый яшь хатын. Гаилә таркала. Берүзенә берсеннән-берсе бәләкәй ике баланы аякка бастыру җиңел булмый аңа. Әти тиешле кеше алимент түләргә дә атлыгып тормый. Балаларын ялгызы, кеше итә, югары белем бирә ул.

– Әнидәге кебек сабырлык, ихтыяр көче, түземлек беркемдә дә булмас. Инде Ходай үзенә озын гомер, сәламәтлек бирсен. Аннан башка безгә яшәү юк, – ди кызы Рәйлә.

... Үз көенә аккан тормыш күген көтмәгәндә тагын кара болытлар каплый. 37 яшендә олы кызы Рәзиләгә инсульт була. Ике баласын ятим калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома ул. Бүгенге көндә Резеда апа оныклары Тимур белән Диләрәне тәрбияли. Әниләре үлгәндә берсенә – 8, икенчесенә 13 яшь булган сабыйлар, әбиләренә сыенып, ятимлек ачысын тоймыйча яшиләр. Резеда апа аларга әти дә, әни дә, әби дә. Мәктәпкә әзерләп озату, өй эшләрен әзерләшү кебек мәшәкатьләр белән әвәрә килеп, үзе турында да оныта кайчак. 92 нче яше белән баручы әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнемөхәммәт Хәлиуллин кызы белән чиксез горурлана.

– Кызым Резеда кечкенәдән кул арасына кереп үсте. Максатчан булды, техникага ушы китә. Шуңа машина руле артына да бик иртә утырды. Ходай хатын-кыз бәхете бирмәсә дә, олы йөрәк, нечкә күңел, миһербанлы җан биргән үзенә. Кызым тәрбиясендә булганга сәламәтлегемнән зарланмыйм. Инде алга таба бала хәсрәтләре күрмичә яшәргә язсын үзенә, – ди Миңнемөхәммәт абый.

Арабызда әнә шундый тыйнак, кылган гамәлләре белән сокландырырлык кешеләр яши. Резеда апа дүрт оныгы, кызы һәм әтисенә – ныклы терәк. Якыннарына кирәк булып яшәүдән үзендә яшәргә көч-куәт таба ул.

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев