Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узган гасырдан бүгенгегә күпер салучы

Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап, аны киләчәк буынга тапшыру – зур көч һәм хезмәт сорый. Мәлләтамак авылы кызы, бүгенге көндә Азнакай районының Актүбә бистәсендә гомер итүче Земфира Шәмсуллина да узган гасырдан бүгенгегә күпер салган.

Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап, аны киләчәк буынга тапшыру – зур көч һәм хезмәт сорый. Мәлләтамак авылы кызы, бүгенге көндә Азнакай районының Актүбә бистәсендә гомер итүче Земфира Шәмсуллина да узган гасырдан бүгенгегә күпер салган. Аның йортында булганнан соң, һәркем шундый фикергә килер иде.

Музей итеп ясалган йорт территориясендә элек авыл клубы, соңрак авыл советы, почта биналары булган. Ишегалдына аяк басу белән салмак җилдә агач таган тибрәнеп утыра. Талдан үрелгән кәрҗин эчендәге кашкарыйлар да көзге бакчага үзгә бер ямь бирә кебек. Йорт ишеген ачып керү белән үзеңне ХIХ гасырга эләккәндәй тоясың. Палас сугу станогы, аның кылычы һәм сосалары, ялгаш, җилпуч, каба, күмер үтүге әле генә эштән туктаган төсле. Биредә итек калыбы да, тәрәшле дә, куыклы лампа да, Земфира апаның әбисе кигән чабата да бар! Җиз самавыр менә-менә җырлап кайнап чыгар кебек.

– Кызым Земфира кечкенәдән иске әйберләр җыю белән мавыкты. Әти-әниемнең әйберләрен мәңгеләштерү ниятеннән башлаган тырышлыгы юкка китмәде. Биредә, безнең һәм әби-бабайларыбызның гына түгел, авыл халкының да истәлек ядкәрләре урын алды. Менә бу күлмәкне мин кияүгә чыгар алдыннан әнием теккән иде. Бик тә кадерле истәлекне әле дә саклыйм. Элеккеге тукымаларның ныклыгына исең китмәле! – ди зәңгәр күлмәкне кул аркасы белән сыпырып Люция апа.

Люция апага – 78 яшь. Балачактагы истәлекләрен күңеленнән гел барлап яши ул. Чигү, тегү, бәйләү осталыгы белән авылда дан тоткан әнисе Гыйльмисафа да кызын “Егет кешегә – җитмеш, кыз балага алтмыш һөнәр дә аз!” дип үстергән. Мәлләтамак авылының җимеш бакчасын, баллы алмалардан сыгылып торган алма бакчасын өлкән буын яхшы хәтерлидер. Ул агачларны Земфира апаның әнисе яланаяк килеш су сибеп үстергәнен күпләр белмидер дә әле.

– Бабам Хәбибулла белән әбием Гыйльмисафа авылның хөрмәтле кешеләре булган. Йортларында ел әйләнәсе станок эшләп торды дип, еш сөйли иде әнием. Шул кечкенә генә бүлмәдә сарык белән бергә бәрәннәре дә, бозаулары да булган. Уфтанмаганнар, яшәгәннәр, көн күргәннәр. Әбием суккан тукымалар бүген дә аның кул җылысын саклый кебек. Йорттагы менә бу ашъяулык, эскәтерләр, чаршау, паласларны әбием станокта суккан. Элеккеге кеше чыдам, ныклы булган. Безгә дә бу сыйфатларны үрнәк итеп аласы иде, – ди Земфира апа.

Музей-йортның һәр бүлмәсе үзенчәлекле итеп эшләнгән. Чигүле мендәрләр, челтәр ашъяулыклы өстәлләр, бирнә мендәрләре белән “кәперәеп” утыручы сандык, үткәннәрнең аклы-каралы фотосурәтләре, бөек юлбашчы В. И. Ленин әсәрләренең җыентыгы да сине узган гасырның инде онытылган, ләкин әбиләребез күңелендә якты хатирә булып сакланган көннәренә алып кайта кебек. Авылдагы әлеге йортта республика матбугат чаралары журналистлары да булып киткән. Земфира апа башкарган эшнең күләмле дә, дәвамлы да булуы бәхәссез. Әби-бабайларыбызның көнкүрешен балаларыбыз кинолардан гына түгел, менә шулай үз күзләре белән күрергә тиеш.

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев