Апрельдә бакча эшләре
Бу айда ачык грунтта чәчү өчен орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк.
Кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат, шпинат, башлы суган орлыкларын чәчүгә әзерлиләр. Кар эреп бетү белән үк, туфрак әле бик дымлы чакта, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертелә. Бу вакытта алар туфракта әйбәт эри, язгы су аларны аскы катламнарга агыза алмый. Бу ысул бигрәк тә бакча җиләге өчен нәтиҗәле.
Бакча җиләгенең 10-15 көнгә иртәрәк өлгерүен телисез икән, иртә өлгерә торган сортларның өстенә дуга рәвешендә каркас куеп, өстен пленка белән каплагыз. Узган ел гына утырткан җиләкләрне җентекләп карагыз, араларында туфрак өскә кысып чыгарган үсентеләр булса, батырып куегыз.
Күпьеллык яшелчә культуралары (батун-суган, рәваҗ, кузгалак), шулай ук бакча җиләге кишәрлекләрендәге үсемлек калдыкларын тырмалап алыгыз, чистартыгыз, минераль ашламалар кертеп, рәт араларын йомшартыгыз.
Апрель урталарыннан соң, утыртырга өч атна чамасы кала, бәрәңгене баз яки подваллардан чыгарып, борынлар өчен ачык һавада яисә якты сарайларда таратып куярга кирәк.
Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, аш чөгендере, яшел кыяк өчен суган, башлы суган өчен орлыклык суган, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башлыйлар.
Билгеле, бу эшләрне башкарганчы, бакчаны җыештырып алырга кирәк. Үсемлек калдыкларын, чүп- чар, яфракларны зарарсызландырып, компост ясау өчен файдаланалар, чүп үләннәрен, бигрәк тә койма, сарай буйларында үскән үләннәрне препаратлар белән эшкәртәләр. Җиләк-җимеш агачларының нигезләрен кабат агарталар. Агарту артык җылынудан саклый, чәчәк атуны тизләтә һәм тышча астында кышлаган чәчәк ашаучыларны, бетләрне, гөмбәчекләрне, мүкне юкка чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев