Апрельдә бакча эшләре
Апрельдә бакчачыларның эш-мәшәкатьләре күзгә күренеп арта.
Туфрак дымлы чакта җиргә азотлы ашлама (мочевина, аммиак селитрасы, тирес сыекчасы) кертергә кирәк.
Туфракны эшкәртү белән үк кишер, петрушка, укроп, редис, салат, шпинат, борчак, чемчек алу өчен суган орлыгы чәчәләр, яшел кыяк өчен сайландык суган, башлы суган өчен орлыклык (сөенчек) суган, сарымсак, иртә өлгерешле ак башлы кәбестә утырта башлыйлар. Чәчәр алдыннан аларның орлыкларын суда яисә микроэлементлар эремәсендә чылатып зарарсызландыралар.
Җимеш агачларын, шулай ук кура җиләге, крыжовник, карлыган куагын нитрофен эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә.
Җиләк-җимеш агачларының скелет ботакларының штамбларын һәм нигезләрен агарталар. Агарту артык җылынудан саклый, чәчәк атуны тизләтә һәм тышча астында кышлаган чәчәк ашаучыларны, бетләрне, гөмбәчекләрне, мүкне юкка чыгара.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев