Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әни, мин – мәче!»: квадроберлар алар кемнәр, һәм алар белән көрәшергә кирәкме?

Балалар үзләрен мәче һәм эт дип саный, койрыклар тага һәм битлек киеп йөри башлады

Бәлки, кемгәдер бу – ягымлы тоеладыр, ләкин экспертлар моның бик куркыныч булуына ышана. Балалар омбудсмены Ирина Волынец бу юнәлешне – экстремистик, ә психологлар – ачыктан-ачык тайпылыш дип саный. Сезнең дә балагыз квадробер булса, нишләргә?

Квадроберлар дүртаякланып йөри, фурри кешесыман персонажлар ясый

Балалар кинәт үзләрен мәче, эт, куян һәм башка хайваннар дип атый башладылар. Битлек киеп, койрык таккан балалар, дүртаякланып, балалар мәйданчыкларында йөгерә. Бу сәер күренеш «квадробика» дип атала.

Кемдер балалар бакчаларында иртәнге бәйрәмнәрдә хайваннар булып киенүебезне искә төшереп, моны нормаль дип саный, кемдер моны «экстремизм» һәм «балаларны аздыру чагылышы» дип атый.

«Татар-информ» квадроберларның ата-аналары, әлеге агым вәкилләре, психолог һәм балалар омбудсмены белән аралашты.

Башта шуны аңларга кирәк: үзен хайваннар белән тиңләштерүчеләрне берничә төрле юнәлешкә бүлү кабул ителгән. Квадроберлар – хайван битлекләре киеп, койрыклар тагып йөрүче балалар һәм яшүсмерләр. Алар, хайваннарның хәрәкәтләрен һәм гадәтләрен кабатлап, дүртаякланып чабалар. Барысы да 2008 елда башлана. Ул вакытта япон спринтеры, дүртаякланып йөгереп, 100 метрлы дистанцияне 18,59 секундта уза һәм Гиннесс рекордлар китабына керә. Теманы АКШта күтәреп алалар, анда бу агымны «спорт» дип атыйлар.

Тагын бер юнәлеш – фурри. Ул хайваннарны кешеләштерү белән бәйле. Бу субкультураның дәвамчылары кешеләрне эт яки башка хайван башы белән сурәтли. Еш кына мондый сурәтләр сексуаль характерда була, анда җенес органнарын һәм икенчел җенес билгеләрен сурәтлиләр. Фурриның дәвамчылары яраткан персонажлары костюмнарына киенергә һәм урамнарда йөрергә ярата.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/ani-min-mace-kvadroberlar-alar-kemnar-ham-alar-belan-koraserga-kirakme-5869030

Фото: © Максим Богодвид / РИА Новости

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев