Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталыннан түләү алу өчен

Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла.

Агымдагы елның 2 мартыннан ана капиталы исәбеннән айлык түләүләрне күчерүнең пандемия сәбәпле кабул ителгән вакытлыча тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.

– Узган елның апреленнән бүгенге көнгә кадәр гаиләләргә түләүләр ата- аналардан гаиләнең керем күләмен раслаган гариза алмыйча, Пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә күчерелде. Хәзер түләүләрне дәвам итү өчен кабат гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы яисә пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин. Гаризалар сертификат хуҗасыннан яки аның вәкиленнән фондның клиентлар хезмәтендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә дә кабул ителә, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Белгәнегезчә, ана капиталыннан айлык акчалата түләүдән икенче балага өч яшь тулганчы файдаланып була. Икенче балага бер яки ике яшь тулганнан соң, түләү алырга хокукы барлыгын раслау өчен гаиләгә пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки һәр түләү чоры бер елга гына исәпләнгән. Гаризалардан тыш гаиләдәге ата-ананың һәм балаларның айлык керемнәре турында белешмә дә сорала, уртача керем гаиләдәге һәр кешегә ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш.

Быелдан башлап, пенсия фонды мәгълүматларны үзе җыю сәбәпле, гаиләләрнең күпчелегенә айлык керем күләмен дә исбатларга туры килмәячәк, диләр пенсия бүлеге белгечләре. Мәгълүматлар фондның үз базасыннан, социаль

тәэминатның бердәм мәгълүматлар системасыннан, федераль салым хезмәте мәгълүматлары да кертелеп баручы ведомствоара хезмәттәшлек системасыннан алына.

Ата-ананың берсе хәрби, коткаручы, полиция хезмәткәре яисә башка көч структурасы хезмәткәре булган, гаиләдә стипендия яисә берәр уку йортының грантын алучы булган очракта керем күләмен расларга кирәк булачак.

– Ана капиталы исәбеннән айлык акчалата түләүне алу өчен икенче бала туганнан соң өч ел дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Балага алты ай тулганчы мөрәҗәгать иткән очракта акча бала туган яисә уллыкка алынган көннән башлап барлык айлар өчен дә түләнә. Мөрәҗәгать балага яшь ярым булып теркәлгән очракта акча гариза бирелгән көннән түләнә башлый, – ди Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин. – 2020 елда ана капиталы исәбеннән гаиләләргә 169 миллион сум акча түләнгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга артык.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев