Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталына сертификат бирү вакыты кыскарды

Ана капиталы сертификатын клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге яисә күпфункцияле үзәк аша гына түгел, ПФР сайтындагы яисә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет ярдәмендә дә алырга мөмкин. Шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итү бер үк вакытта сертификатны алу турында электрон гариза тапшырырга һәм сертификатны электрон формада алырга мөмкинлек бирә. 

Элек гаризаны тапшырган көннән бер ай дәвамында карасалар, бүген ул 15 көн генә тәшкил итә. Башка ведомстволардагы барлык мәгълүматны пенсия бүлекләре электрон каналлар аша үзләре соратып ала. 
Ана капиталы сертификатын клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге яисә күпфункцияле үзәк аша гына түгел, ПФР сайтындагы яисә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет ярдәмендә дә алырга мөмкин. Шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итү бер үк вакытта сертификатны алу турында электрон гариза тапшырырга һәм сертификатны электрон формада алырга мөмкинлек бирә. 
Пенсия фонды тарафыннан ана капиталына сертификат тапшыру турында уңай карар кабул ителү белән электрон сертификат автомат рәвештә гариза бирүченең шәхси кабинетына җибәрелә. Сертификат белән кабинетта сертификат турында барлык кирәкле мәгълүмат язылган электрон документ та пәйда була. 
Мөслим районында клиентларны 
кабул итү хезмәте.

 Фото http://sipdom55.ru/services/mat_kapital/ алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев