Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталына – электрон сертификат

Хәзер ана капиталына сертификат алуга гаризаны электрон рәвештә бирү генә түгел, ә сертификатның үзен дә электрон формада алырга була.

Ана капиталына электрон сертификатны рәсмиләштерү өчен пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша яисә дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү шарт. Аннан соң шулай ук пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны бары тик бер тапкыр гына эшлисе – шәхси документлар, мәсәлән, бала туу турында таныклык тапшыру өчен.

Пенсия фонды тарафыннан уңай карар чыгарылгач, электрон сертификат автомат рәвештә гариза бирүченең шәхси кабинетына җибәрелә. Сертификат белән бергә кабинетка сертификат турында барлык мәгълүмат булган электрон документ та җибәрелә. Әлеге мәгълүматны экраннан карап яисә биткә чыгарырга мөмкин.

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев