Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталын алу күпкә җиңеләя

Ана капиталы – гаилә өчен зур ярдәм. Күпләр аны торак шартларын яхшырту өчен тота.

Россия Президенты ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыра, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетә, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итә, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайта. Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева белән әңгәмәбез ана капиталын кулланудагы яңалыклар турында.
– Фәридә Урмановна, аңлавыбызча, ана капиталы хәзер беренче балага да бирелә.
– Әйе, төп яңалыкларның берсе – ана капиталы программасын беренче балага тарату. 2020нче елның 1 гыйнварыннан башлап, баласы туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр 466 мең 617 сум күләмендә ана капиталына хокук алды. Икенче бала өчен ана капиталы суммасы артты. Быелдан икенче бала алып кайткан гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта һәм шул рәвешле 616 мең 617 сум тәшкил итә. Әгәр элек гаиләнең ана капиталына хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала ана капиталы кертелгәнче туган булса), 2020 елдан башлап, туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм теләсә кайсы киләсе бала өчен дә шундый ук сумма каралган.

Ана капиталы программасы гамәлгә кергән 2007 елдан бирле районда 1556 әнигә ана капиталына сертификат тапшырылган. 1537 гаилә сертификаттан файдаланган. Аларга бюджеттан барлыгы 517 млн сумнан артык акча сарыф ителгән. Быел 10 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылган, 9 гаилә “капитал” акчасын файдаланган. Хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы – 4 млн 120 мең сум тәшкил иткән. Күпчелек гаиләләр матди ярдәмне яшәү шартларын яхшыртуга тота.
– Ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү срокларына бәйле үзгәрешләр бармы?
– 2021 елдан ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү вакыты кыскартыла: ана капиталы сертификаты бирү – биш эш көненнән, акча белән эш итү турындагы гаризаны карап тикшерү ун эш көненнән дә артмый. Башка ведомстволардан мәгълүмат соратып алу кирәк булганда, бу сроклар унбиш һәм егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Гамәлдәге норматив сроклар агымдагы ел ахырына кадәр саклана. Сертификатны рәсмиләштерү өчен – унбиш эш көне, гаиләнең акча белән эш итү турындагы гаризасын карау өчен бер ай вакыт бирелә.
Гаиләләр ана капиталын тизрәк алсын өчен, агымдагы елның апрель уртасыннан пенсия фонды сертификатларны актив рәвештә бирү эшенә керешәчәк. Ягъни, бала тугач та, ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат алу өчен мөрәҗәгать итмичә, аның белән эш итә алачак. Ана капиталына хокук бирүче мәгълүмат пенсия фондына ГХАТ (ЗАГС) язмаларының дәүләт реестрыннан киләчәк. Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә. Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана.
– Ана капиталыннан файдалануга килгәндә, аны банклар аша кредит түләүгә юнәлтүне тизләтү күздә тотыламы?
– Расланган үзгәрешләр ана капиталы белән идарә итүне гаиләләрдә иң кирәкле юнәлеш – кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту өчен уңайлырак итә. Ана капиталын кредитларны түләүгә тизрәк җибәрү өчен тиешле гаризаны кредит ачылган банкта бирергә мөмкин булачак. Ягъни банкка һәм пенсия фондына ике тапкыр мөрәҗәгать итәсе урында гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү дә җитә. Анда бер баруда кредит та рәсмиләштерелә, кредитны түләү яки беренче взносны түләү өчен гариза да бирелә. Әлеге төр хезмәт күрсәтү банклар һәм пенсия фонды арасында килешүләр төзү буенча үстереләчәк.
Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләрнең ана капиталын бакча участогында торак йорт төзү өчен файдалану хокукын закон белән ныгытты. Бу очракта, элекке кебек үк, җиргә милек хокукы һәм торак төзүгә рөхсәт булу мөһим шарт санала.
– Фәридә Урмановна, ана капиталы программасы кайчанга кадәр гамәлдә булачак?
– Ана капиталы программасы биш елга – 2026 ел ахырына кадәр озайтылды. Бу вакытка кадәр 2020 елдан башлап баласы туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр ана капиталы рәвешендә дәүләт ярдәменә хокук алачак.

Әлфинур Ногманова

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев