Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алимент түләмәгән

Мөслим районы прокуратурасы 48 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (балаларны яисә хезмәткә яраксыз ата-аналарны тәрбияләүгә средстволарны түләмәү) гаепле дип тапты.
Суд барышында ачыкланганча, 2019нчы елның 6 декабреннән 2020нче елның 16 мартына кадәр Ш. алиментлар буенча бурычын үтәмәгән. Шул сәбәпле аның алиментлар буенча 40 мең сумнан артык бурычы җыелган. Ә бурычының гомуми суммасы 830 мең сумнан артып китә. Ул беркайда да эшләми, балаларына матди ярдәм күрсәтми. 
Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд аңа 10 ай дәвамында төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Бу чорда аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылачак. Суд карары законлы көченә кермәде. 
Район прокуратурасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев