Алып батырга тиңләрлек
Альберт Шәймөхәммәтов өчен ике яшькә генә өлкән Айдар абыйсы һәрвакыт үрнәк була. Татарча көрәш белән кызыксына башлавында да абыйсының өлеше зур.
Мөслим лицееның җиденче классында укыганда Альберт татарча көрәш белән ныклап кызыксына башлый. Остазы, – мәктәпнең физик культура укытучысы Расыйл Фәттахов егетнең өметле спортчы булуын шунда ук күреп ала.
– 1989 елда Казан дәүләт педагогия институтының спорт факультетын тәмамлап, лицейда физик культура дәресләре укыта башладым. Шул елда мәктәптә татар- башкорт көрәше түгәрәге дә ачтым. Минем кул астында һәр елны 30лап егет шөгыльләнде. Алар арасында Шәймөхәммәтовлар да бар иде. Түгәрәккә башта абыйсы йөрде. Аңа ияреп Альберт та килде. Атнага өч тапкыр шөгыльләнеп, егетләр көрәш серләренә өйрәнде, татарча көрәш техникасын, тактикасын, алымнарын үзләштерде. Альберт башта мәктәп беренчелегендәге ярышларда җиңү яулады, аннары дуслары белән район беренчелегенә узган бәйгедә, мәктәп данын яклап, җиңүче булдылар. Ре-спублика ярышларында район җыелма командасы составында көрәшкән спортчыларым белән бүген дә го-рурланам. Актаныш, Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә узган республика бәйгеләрендә чыныккан көрәшче егетләр зур тормышта да югалып калмадылар. Альберт та татарча көрәшне ташламады. Сабантуйларда да актив булды, – ди Расыйл Фәттахов.
Альберт 2003 елдан бирле балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә татарча көрәш түгәрәген җитәкли. Бүген тренер-укытучы кул астында 26 бала шөгыльләнә. Унсигез ел дәвамында татарча көрәш серләренә өйрәткән укучылары арасында зур җиңүләр яулаган бертуган Илнар, Айнур һәм Илдар Сәетгалиевлар, Наил Хәлиуллин, Айдар Шәрифуллин, Илдан Шакиров, Рөстәм Кәрамов кебек спортчылар бар.
– Татарча көрәш белән кызыксынмаган бер генә үсмер дә юктыр. Биленә сөлге урап, Сабантуй мәйданын иңләгән ир-егетләр безнең өчен Алып батырга тиң иде. Милли бәйрәмебезнең бизәге булган көрәшкә бүген тагы да күбрәк укучы тартыла. Беренче класстан ук татарча көрәш белән шөгыльләнгән укучыларым Илназ Морзаха-нов, Мөхәммәт Бәдриев аеруча өметле күренә. Район һәм республика күләмендә узган көрәш бәйгеләре егетләр өчен зур спортка баскыч ролен үти, – ди Альберт.
Татарча көрәш бүген җирлегебездә дә зур популярлык казанды. Татарстан һәм Россия күләмендә уздырылучы чемпионатлар әлеге спорт төренең популярлаша баруына тагын бер дәлил булып тора. Йөзләгән, меңләгән көрәшчеләр катнашкан чемпионатларда безнең райондашларыбызның җиңүе – зур дәрәҗә.
– Мөслимнән киләчәктә танылган спортчылар чыгуына шигем юк. Егетләр түгәрәкләргә бик теләп йөриләр. Кечкенә генә җиңүләр дә аларга зур канәгатьләнү хисләре бүләк итә. Күнегүләрне спорт төрләре буенча фе-дераль стандарт таләпләре нигезендә эшләнгән махсус программалар буенча алып барабыз. Һәрбер тренер-укы-тучы төркемдәге балаларның яшь үзенчәлекләренә һәм физик мөмкинлекләренә туры китереп төзелгән укыту программалары буенча эшли, – ди Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы Альберт Шәймөхәммәтов.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев