Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алтын куллы әнием

Һәр кешегә үз әнисе – иң матуры, иң уңганы. Аның куллары да мамыктай йомшак, күңеле дә кар бөртегедәй ап-ак, күзләре дә ярату һәм наз белән тулы. Шундый булуы өстенә, минем әнием кул эшләре остасы да. Аның чиккән мендәрләре күпме кешенең өен генә түгел, күңелләрен дә бизи, матурлык орлыклары сала.

Язмышның ачы җилләре, гомер иткән йортыннан аерып, шәһәр фатирына кертеп бикләгәч, аеруча күп чикте ул. Хәсрәтләрен шул җепләргә тезеп, йөгәнләп куярга теләве булгандыр, мөгаен. “Чигүемнең бизәкләреннән күзләремне дә алмый чигәм дә чигәм, кызым. Әгәр күзләремне күтәреп карасам, Фәһимем белән Фәниям күз алдыма килеп баса. Болай бераз гына булса да онытылып торам”, – дия иде ул. Күзләре начар күрү сәбәпле, чигү чикми инде хәзер әнием. Ләкин кул эшләре белән шөгыльләнүеннән туктамый. Җылы бияләйләр, матур япмалар бәйли ул. “Фәүзия апаның бияләйләре үзгә аның, күңел җылысы сизелеп тора”, – диләр аның кул эшләре турында. Алтын куллы әниемә сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер телим. Саф күңеле, нурлы йөзе белән бар дөньябызны балкытып, озак гомер итсә иде әниебез!

Равилә ШӘРИФУЛЛИНА. Метрәй. Фото – гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев