Алтын куллы Илгизә
Күңел җылысын бәйләмнәренә, чигү эшләнмәләренә салган райондашыбыз Илгизә Габдрахманованы белмәгән кеше бик сирәктер.
Күңел җылысын бәйләмнәренә, чигү эшләнмәләренә салган райондашыбыз Илгизә Габдрахманованы белмәгән кеше бик сирәктер. Кечкенәдән әтисе белән тракторга утырып йөргән, соңыннан үзе дә трактор иярләгән, мәктәптә хезмәт дәресләрендә, башка кызлардан аерылып, механизаторлыкка укыган Илгизә, археолог булырга хыялланса да, соңгы минутта үз фикерен үзгәртә һәм башкаланың медицина институтына юл тота. Ул елларда укырга керү бик җиңел булмый. Яшь кыз, Казандагы 5 нче санлы хастаханәнең кичектергесез хирургия бүлегендә ике ел санитарка булып эшләгәннән соң, рабфак (эшче факультет) аша керә институтка. Кулына диплом алганнан соң, хезмәт юлын Мордовиянең Саранск шәһәре Атяшево бистәсендәге ит комбинатында башлый. Өч елдан соң, Яр Чаллы шәһәренә кайтып, ашханә һәм рестораннарның Автозавод трестында эшли башлый.
– Фатир булмауны сәбәп итеп, Мөслимгә кайттым һәм үкенмим. Монда мин яраткан тормыш иптәшемне очраттым, яраткан эшем белән шөгыльләндем, – ди Илгизә апа.
Чигү-бәйләүгә хирыслыгы аның балачактан ук килә. Беренче класста укыганда әнисе Оркыяга 8 Март бәйрәменә чигеп биргән кулъяулыгын бүген ул якын кешесенең төсе итеп кадерләп саклый.
– Әниемнән калган Подольск тегү машинасы бар. Анда мин кул белән тегәргә авыр булган сумкаларны иҗат итәм. Кайчандыр әниемнең куллары тигән әлеге тегү машинасы миңа өр-яңа идеяләр биреп тора, – ди Илгизә апа.
Райондашыбыз балалар өчен бохо стилендә киемнәр бәйләү белән шөгыльләнә. Икенче төрле әлеге стильне богема дип тә атыйлар. Ул бик үзенчәлекле стиль булганга, аңа бөтен кеше дә әзер түгел. Аны күбрәк рәссамнар, язучылар, сәяхәт итәргә яратучылар үз итә икән. Әлеге стильдә ачык төсләр күп кулланыла. Илгизә апаның эшләрендә чигелгән әйберләрне, төрле тукымадагы бахромаларны, антиквар предметларны күрергә була.
“Үз өемдә мин – иң яхшы дизайнер” принцибы белән яши райондашыбыз. Барысын да үз зәвыгына, үз белеменә таянып эш иткәне әллә каян күренеп тора. Залдагы зур телевизорның рамына кадәр үзгәртеп, алтынсу тасма белән, интерьерга туры килерлек итеп ясап куйган ул. Күпләр өйләренә кибетләрдә сатыла торган арзанлы картиналар алып элә. Кайберәүләр күп картиналар элеп, өйләрен бөтенләй музейга әверелдереп бетерә. Ә райондашыбыз чиккән картиналар – чын сәнгать әсәре.
– Без яши торган йорт энергия туплый. Ул тормыш ритмыннан ял итә торган урын булырга тиеш, – ди ул.
Илгизә Габдрахманова чиккән картиналарның барысы да табигый булулары белән аерылып тора. Әле генә өлгергән җиләк-җимешләр тутырылган кәрзинне тотып карап буладыр кебек, чәчәкләр гөлләмәсе, мәхәббәтне гәүдәләндергән гашыйклар – һәммәсеннән илаһи нур бөркелгәндәй төсле.
– Илгизә апагыз бик тәмле итеп ашарга пешерә, кышка әллә нинди кайнатмалар әзерләп куйды инде. Ул пешергән өчпочмаклар, балан, алма бәлешләре, кабартма-пироглар телеңне йотарлык! – ди тормыш иптәше Мөнәвир абый.
Илгизә апа бер генә эштән дә курыкмый. 12 яшендә әтисе белән печәнгә йөргән. Машина руле артына утырган үсмер, машина туктап, печән төягәч, әтисе кушуы буенча, алгарак барып туктый торган булган. 60 ел машина йөртү стажы булган Галимҗан абый ул чакларда, кызына карап: “Шофер булырсың микәнни, кызым!” – дип әйтә торган була.
– Мөслимдә “Пищепром” эшли иде бит. Әлеге җитештерү-хәзерләү цехы турында сагынып сөйләргә генә калды хәзер. Кооператив урамының буеннан-буена тәмле ис таралыр иде. Биредә кайнатмасын да, компотын да, печенье, конфетын да, хәтта консервасын да ясадылар. Шунда технолог булып эшләгән әнием янына бармаган көнем бик сирәк булгандыр. Әнием, эштән кайткач, бәйләргә дә, тегәргә дә вакыт тапты. Аны күзәтеп утыру миңа бик рәхәт иде. Кул эшләренә осталык әниемнән күчкәндер, – ди Илгизә ханым.
Кул эшләренең төрледән-төрле төре белән шөгыльләнүче Илгизә апа башкалар кебек заказга эшләми. Үзе әйтмешли, “илһам килгәч” иҗат итә башлый ул. Аның бердәнбер нөсхәдә булган бәйләм әйберләре белән “В контакте” социаль челтәрендәге шәхси битеннән, “Вязаные и теплые” исемле төркемнән дә танышырга була. Ул бәйләгән әйберләрне чит шәһәрләрдән соратып, кабат-кабат үзләренә ошаган фасонда заказ бирүчеләр дә шактый. Бала киемнәре өчен бәйләм җепләрнең сыйфатлысын, нәкъ менә сабыйлар өчен эшләнгәнен Яр Чаллы шәһәрендәге махсус кибетеннән сатып ала ул.
Илгизә ханым бәйли дә, тегә дә, чигә дә, бизәнү әйберләре дә ясый, картиналар да иҗат итә. Аш-су остасы, уңган хуҗабикә булуы өстенә мебель реставрацияләү белән дә шөгыльләнә. Үз өендә хан заманындагы агач комодтан өр-яңа шкаф ясап куйган.
– Шулай да иң яраткан эшем – бала бәйләмнәре. Җепне кулга алу белән, бу төскә нинди фасон килешер микән, дип уйлыйм. Идеяләрне интернет челтәреннән дә алам, үзем дә уйлап табам. Гадәттә, көндез бәйлим. Бер бәйләм өчен чама белән 10 көн вакыт китә, – ди ул.
Кул эше һәрвакыт мәртәбәле һөнәр саналган. Бер нөсхәдә һәм кабатланмас дизайнда бәйләнгән, ясалган, иҗат ителгән эшләнмәләре генә түгел, күңеле дә матур булган Илгизә апага сокланмыйча һич мөмкин түгел! Булса да булыр икән шул кадәр осталык кешедә!
Лилия Шәймиева.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев