Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алтын балык эзләп. Фоторепортаж

“Кояшлы Ык” ял паркының Таң аланында “Алтын балык” фестивале узды. Балык тотучылар бәйгесе быел җирлегебездә икенче тапкыр үткәрелә. Конкурста катнашырга Яр Чаллы, Менделеевск шәһәрләреннән, Җәлил бистәсе, Сарман, Актаныш районнарыннан да балыкчылар килгән иде.

– Балык тотарга яратмаган ир-ат юктыр ул. Әлеге шөгыль җанга тынычлык бирә. Оста балыкчылар чатнама суыкта да, җилле көннәрдә дә балыкка йөри. Конкурста катнашучыларга уңышлар, күтәренке кәеф телим, – диде фестивальне ачып, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров. 
Ык күпере янындагы боз өстендә, әйтерсең, Сабантуй иде! Көне дә, сайлап алгандай, җылы һәм җилсез булды. Балыкчылар иң элек “лунка”лар – балык тоту өчен кечкенә бәке ясадылар. Быел хатын-кыз балыкчылар да шактый иде. Фестивальдә барлыгы 62 кеше катнашты. 
– Дирекция оештырган чараларда халык актив катнаша. Аралашу бик кирәк безгә. Саф һавада үткәрелгән чара тәнгә дә, җанга да шифа бирә. “Алтын балык” фестивален үткәрү дә матур традициягә әверелер, – диде район массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов. 
Балыкчылар бер сәгать дәвамында осталыкларын сынадылар. “Иң җитез балыкчы”, “Иң озын балык тотучы” номинацияләрендә Илнар Сәетгалиевкә тиңнәр булмады. Динә Сафиуллина – “Мисс балыкчы”, 4 яшьлек Самат Гыйзетдинов – “Иң яшь балыкчы”, 79 яшьлек Өлфәт Миргазизов – “Иң өлкән балыкчы”, 8 яшьлек Фаил Гыйзетдинов – “Бозны иң тиз тишүче”, Тимур Холматов “Иң кечкенә балык тотучы” номинациясендә җиңү яулады. 
Иң күп балык тотучылар да ачыкланды. Беренче өчлектә – Илнар Сәетгалиев, Әбүзәр Минһаҗев һәм Әлфис Садретдинов. Җиңүчеләргә район массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар дирекциясенең, иганәчеләр Игорь Бубеков һәм Эдуард Батталовның истәлекле бүләкләре тапшырылды. Фестиваль азагында һәркем уха белән сыйланды. 
– Мондый чараларда катнашу җанга рәхәтлек бирә. Бер-беребез белән аралашып, дөнья хәлләрен сөйләшеп кайтабыз. Балык тотуның яңа ысулларын өйрәнәбез, әллә нинди җайларын уйлап табабыз. Ләкин балыкчы беркайчан да башкаларга күпләп балык тоту серен әйтми, – ди Әбүзәр Минһаҗев. 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев