Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмашына еллар, үтә чорлар, тарих булып кала үткәннәр

Ел дәвамында ирешелгән уңышлар, үткәрелгән чаралар, юбилейлар...

Мәгариф

Мөслим гимназиясеннән Шамил Баянов район тарихында беренче тапкыр химиядән һәм биологиядән БДИда 100әр балл җыйды.
Сал.Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт үтте.

Хөкүмәт программалары

“Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында Мөслимнең Тукай урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалды төзекләндерелде. Мөслим-Тат.Шуган юлында – 5,9 км, Актаныш юлында – 4,7 км, Әлмәт юлында 0,5 км асфальт җәелде.

Милли йолалар

22 гыйнварда Мөслимдә “Җиз кыңгырау моңнары” фестивале үтте. Беренче тапкыр оештырылуына карамастан, фестиваль халык күңелен яулады. Фестиваль киләсе елда да үткәреләчәк. 25-26 ноябрьдә районда Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале үтте. Мөслим Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев