Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алло, почта эшлиме ул?

Соңгы арада редакциягә шундый сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр.

Халыкта почта эшчәнлегенә карата ризасызлык арта. Бу аңлашыла да: вакытлы матбугат вакытында килми, посылка-хатлар соңара яки адресатына барып җитми. Сәбәпләре нидә?
 

“Почта сугыш елларында да өзлексез эшләгән”. Өлкәннәрдән бу фикерне еш ишетергә туры килә. Чөнки күбесе пенсиясен вакытында ала алмый. Пенсия китерергә почтальоннар җитми. Вакытлы матбугатка язылучыларның да күпчелеге – өлкәннәр. 
Бүген район почта элемтәсе бүлегендә шушы һөнәргә чын-чынлап гашыйклар гына калгандыр. Алары да күпмегә түзәр бит әле! Ник дигәндә, 10 мең сум хезмәт хакына эшләргә кем генә риза булыр икән?! Бусы – район үзәгендәге хат ташучыларның хезмәт хакы. Авыл почтальоннары 5 мең сумга эшли, диләр. Бу акчага ничек яшәргә кирәк?! Көн саен фәлән километрны җәяү яки велосипедта үтеп, газета-журнал, пенсия китерә бит алар! Акча белән эшлиләр! Шуның өстенә көнкүреш кирәк-яраклары, чәй, конфет кебек азык-төлек тә сатарга тиешләр. Сатмас идең, план куелган. Хезмәт хакы план үтәлүгә бәйле. Хат ташучылар гына түгел, район почта элемтәсе бүлегенең җитәкчесе дә юк! “Җитәкче тапмадыгызмы?” дигән сорауга: “15 меңгә кем килсен?!” дигән җавап ишеттек. Проблема кайчан хәл ителер – билгесез. 

 

Район газетасына язылучылар, редакциягә шалтыратып, зармоңнарын җиткерә. “Газета килми”, – диләр. Аңлыйбыз да соң, тик бу очракта ничек ярдәм итик?! Бердәнбер вариант – альтернатив подпискага өстенлек бирү. Бу очракта “Авыл утлары”н (16+) редакциядән үзегез килеп алырга тиеш буласыз. Язылу бәясе дә күпкә очсыз – 498 сум. Газета укучылар арасында “Авыл утлары”на урамнары, оешмалары белән язылып, чиратлап килеп алучылар да бар. Лицей, Мөслим урта һәм Рус Шуган төп мәктәпләре коллективлары белән альтернатив подпискага өстенлек бирә. Почта эшчәнлегендәге проблемалар газета белән дуслыкка киртә булмас, дип өметләнәбез.

Римма Афзалова.

Динар Минһаҗев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев