Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алиментларын түләмәгән

Район прокуратурасы 48 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (балаларны яисә хезмәткә яраксыз ата-ананы карауга алимент түләмәүдә) гаепле дип тапты. Судта билгеләнгәнчә, 2019нчы елның 5 мартыннан шул ук елның 20 ноябренә кадәр әлеге гражданинның алиментлар буенча 62 мең сум күләмендә бурычы җыела. Ә гомуми бурычы 408 мең сумнан артып китә. Гражданин беркая да эшләми, балигъ булмаган балаларына матди ярдәм күрсәтми. Ул үз гаебен таныды. Суд гаепле затка 1 ел төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Бу чорда аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылачак. Суд карары үз көченә керде. 
Район прокуратурасы. 

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев