Алимент түләмәгән ана
Район прокуратурасы 47 яшьлек якташыбызга карата дәүләт гаепләвен хуплап чыкты.
Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе беренче бүлегендә каралган җинаятьне кылуда (балаларны яисә эшкә сәләте булмаган ата-аналарны тәрбияләүгә средстволар түләмәү) гаепле дип тапты, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
Суд карары нигезендә әлеге хатын- кыз балигъ булмаган өч баласын тәрбияләү өчен алимент түләргә тиеш булган. Шул ук вакытта аның 511 225 сум 18 тиен күләмендә алимент өчен бурычы да бар. Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд аңа 11 ай төзәтү эше рәвешендә җәза билгеләде, шул чорда алган хезмәт хакының 5 проценты дәүләт файдасына тотылачак, диләр прокуратура хезмәткәрләре. Карар үз көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев