“Алдынгылар көне” үткәрделәр
Төрле яшьтәге кучылар “Большая игра” квестында катнашты.
Алдынгылар хәрәкәте активистлары мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр өчен “Алдынгылар көне” үткәрде.
Төрле яшьтәге кучылар “Большая игра” квестында катнашты. Квест Алдынгылар хәрәкәтенең 13 юнәлеше буенча үтте. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
– Балаларга без оештырган чара бик ошады. Без аларга вакытны кызыклы һәм күңелле итеп үткәрү мөмкинлеге, позитив эмоцияләр бүләк иттек. Мондый чараларны ешрак оештырырга планлаштырабыз, – ди Алдынгылар хәрәкәтенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Алсу Бубекова.
Алсу Бубекова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев