Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдан түләргә була

Милек салымын бердәм салым түләве рәвешендә алдан (аванс белән) түләргә була. 

Бердәм салым түләве – электрон кошелекның тиңдәше ул. Аның ярдәмендә салымнарны онлайн рәвештә түләргә мөмкин. Анда ел дәвамында ирекле рәвештә алдан ук физик затларның милкенә, җир, транспорт, НДФЛ салымнары өчен теләсә нинди күләмдә акча кертеп була. Мондый очракта, салымнар түләү срогы җиткәч, салым оешмасы үзе кирәкле сумманы тиешле хисапка җибәрә ала. Иң беренче чиратта түләү салым буенча бурычларны каплауга җибәрелә. 
Бердәм салым түләве хезмәтеннән файдалану өчен салым түләүченең шәхси кабинетка керү мөмкинлеге булырга тиеш. Анда «Аванс кошелегын тулыландырырга» дигән төймәгә басарга кирәк. Әгәр шәхси кабинет юк икән, ул чагында тиешле реквизитларны тутырып, «Салымнар, физик затларның иминият взносларын түләү» дигән электрон сервистан файдаланырга мөмкин. Процедура гаять гади: исем-фамилияңне, ИНН һәм түләү суммасын гына күрсәтергә кирәк.
Бердәм салым түләве суммасын “Транспорт салымы калькуляторы”, “Җир салымы һәм физик затлар милкенә салым калькуляторы” ярдәмендә исәпләргә мөмкин. 
ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев