Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдан тавыш бирү башланды

Республикада мөһим сәяси кампаниянең хәлиткеч этабы башланды. 11, 12 һәм 13 сентябрьдә Татарстанда берьюлы дүрт сайлау кампаниясе уза: республика Президенты, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайланачак.

Аерым округлар буенча – РФ Дәүләт Думасына, республика Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар да үтә. Бүген башланып киткән алдан тавыш бирүдә райондашларыбыз сәяси активлык күрсәтә. Участок сайлау комиссиясе членнары әйтүенә караганда участокларда иртәнге сәгатьләрдә үк җанлылык сизелә.

Алдан хәбәр ителгәнчә, 11-12 сентябрьдә узачак алдан тавыш бирү көннәрендә сайлау участоклары иртәнге 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда алдан тавыш бирүнең беренче көнендә 12.00 сәгатькә 3 меңнән артык райондашыбыз гражданлык бурычын үтәгән.

Участокларда саклану чаралары күрелгән: социаль дистанция саклана, килүчеләрнең тән температурасы үлчәнә, битлек, аерым ручка тәкъдим ителә. Халыкка уңайлык тудыру максатында күпфатирлы йортлар ишегалларында күчмә сайлау пунктлары эшләячәк. Сайлау участогына килә алмаучылар һәм өлкән яшьтәге гражданнар комиссия членнарын өйләренә чакырта.

Фото – "Мөслим-информ" фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев