Алда – ял һәм хезмәт чиреге
Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре каралды.
Мәктәпләрдә яңгыраган соңгы кыңгырау чыңы, уку елының төгәлләнүе турында гына хәбәр итеп калмыйча, балаларны ял һәм хезмәт чирегенә дә дәште кебек.
Күп гаиләләрдә балалар да, әти-әниләр дә өч айга сузылучы каникулларны ничек файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турында алдан ук планлаштырып куйды инде. Кемдер лагерьда ял итәргә җыена. Кунакка баручылар да булыр, башка еллардагы кебек акча эшләп алу турында уйлаучылар да бар. Ләкин кайда ничек кенә узмасын, җәйге айларда да балаларның иминлеге һәм сәламәтлеге беренче урында торырга тиеш. Утырышта чыгыш ясаучылар барыннан да бигрәк шул мәсьәләгә игътибар итте.
Районда мәктәп яшендәге 2085 бала исәпләнә бүген. Балалар бакчасында 850 сабый тәрбияләнә. Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда бу җәйдә өч сменада барлыгы 220 бала ял итәр дип көтелә. Икенче, өченче сменаларга уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче 18 баланы тарту күздә тотыла. Моннан тыш Михайловка, Мөслим, Күбәк урта мәктәпләре һәм гимназия базасындамәктәп яны лагерьлары да эшли. Аларда барлыгы 234 бала ял итәчәк.
– Билгеле, һәр баланы да лагерьларга урнаштырып бетерү мөмкин түгел. Шулай да социаль яктан уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның ялын оештыру турында да онытмаска кирәк. Аларга хезмәт тәрбиясе бирү дә игътибар үзәгендә булырга тиеш, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
Җәй күпләр өчен хезмәт чиреге дә бит әле. Укучылар мәктәп яны тәҗрибә участокларында практика уза. 14 яше тулган балалар оешма- предприятиеләргә эшкә урнаша. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге директоры Дамир Мөхәмәтдинов сүзләренә караганда, район буенча 190 үсмерне эшкә урнаштырырга планлаштыралар. Моның өчен тиешле финанс средстволары каралган. Эшкә урнашачак балалар арасында социаль яктан уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм балигъ булмаганнар комиссиясендә исәптә торучы “авыр” үсмерләр дә бар. Оешмаларга эшкә урнашкан балаларга эш бирүче белән үзәк арасында төзелгән килешүдә каралганча, төп хезмәт хакына (ә ул минималь хезмәт хакыннан ким булырга тиеш түгел) өстәмә рәвештә 2250 сум матди ярдәм түләнәчәк.
– Балаларны эш белән тэмин итүдә “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе, “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” җәмгыяте, ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе, Иске Карамалы, Баек, Баланлы, Рус Шуган, Крәш. Шуран авыл җирлекләре аеруча активлык күрсәтә, – ди Дамир Мөхәмәтдинов.
Җәйге эссе көннәрдә балалар су буйларында ял итәргә, коенырга ярата. Ләкин күп вакыт саклык чаралары турында онытып җибәрәләр.
– Мөслимдә санкцияләнгән коену урыны барлыкка килде. Шунда ук коткару хезмәте дә эшли. Әмма бөтен сулыкларда да андый урыннар юк. Шуңа күрә су керүнең куркыныч булуы турында кисәтүче аншлаглар кую кирәк. Балалар өлкәннәр күзәтүеннән башка сулыкларга барырга тиеш түгел, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге әйдәүче консультанты Ленар Фәрхетдинов.
Район җирлегендә 4 олы елга ага, 32 буа, 24 күл бар. Сулыкларның һәрберсенә дә сак хезмәте куеп бетерү дә, укытучылар һәм авыл җирлеге вәкилләренең контрольлеген тәэмин итү дә мөмкин эш түгел, әлбәттә. Монда балаларга аңлату эшләре алып бару мөһим. Ата-аналар да баларын күз уңыннан ычкындырмаска тиеш. Җәйнең ямен балалар иминлеге белән бәйле күңелсезлекләр бозмасын!
Әлфинур Ногманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев