Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аңлату эшләре алып барылачак

Очрашу вакытында җәяүлеләргә фонарьлар да өләшәчәкләр”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

5-18 март көннәрендә Татарстан Республикасында караңгы вакытта җәяүлеләрнең фонарьлардан файдалануын популярлаштыру чаралары узачак. Бу чаралар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча ТР Хөкүмәте һәм ТР Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең берләштерелгән утырышында тәкъдим ителде. “Районның ДАИ хезмәте, Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү максатында ике атна дәвамында автомобиль юллары янында урнашкан торак пунктларда аңлату эшләре алып барачак. Очрашу вакытында җәяүлеләргә фонарьлар да өләшәчәкләр”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев