Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аларның хезмәтеннән бик канәгать калдык

Кешеләргә хезмәт күрсәтүдә нәкъ шундый белгечләр эшләргә тиеш һәм андый асыл егетләребез күбрәк булсын иде, дигән теләктә калабыз. 

Рәмилә Галимова, Мөслим:
– Район газ участогы хезмәткәрләренең, елга бер тапкыр һәр шәхси йортка кереп, газ приборларына тикшерү үткәрүләре хакында һәркем хәбәрдар. Моңа кадәр газ приборларын тиз генә караштырып, күбекле су белән майлап чыгып китәләр иде. Һәрхәлдә, безгә кергәннәре турында бара сүз. 
Ә быел слесарь егетләрнең хезмәте таң калдырды. Ринат Кашапов һәм Айрат Газетдинов, газ плитәсеннән башлап, котел, счетчикны бик яхшылап карадылар, инде күп вакытлар төзек булмаган өлешләрне дә табып, ремонтлап, тагын бер кат саклык кагыйдәләре хакында өйрәтеп чыгып киттеләр. Яшь булуларына да карамастан, әдәпле сөйләшүләре, кешеләргә карата матур мөгамәләдә булулары белән сокландырды бу егетләр. Аларның хезмәтеннән бик канәгать калдык. Кешеләргә хезмәт күрсәтүдә нәкъ шундый белгечләр эшләргә тиеш һәм андый асыл егетләребез күбрәк булсын иде, дигән теләктә калабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев