Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алабуга активистлары – Мөслимдә

Районыбызга Алабугадан ветераннар советы рәисе Илдус Низамов җитәкчелегендә бертөркем иҗтимагый оешмалар активистлары килде. Кунаклар Мөслимдә соңгы елларда барлыкка килгән иҗтимагый киңлекләр белән таныштылар, район музеенда булдылар. Озак еллар Алабуга районында башкарма комитет рәисе булып эшләгән, милиция мәктәбенең запастагы полковнигы, фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган юристы Илдус Низамов Мөслимнең төзеклегенә, башкарылган эшләрнең...

Районыбызга Алабугадан ветераннар советы рәисе Илдус Низамов җитәкчелегендә бертөркем иҗтимагый оешмалар активистлары килде. Кунаклар Мөслимдә соңгы елларда барлыкка килгән иҗтимагый киңлекләр белән таныштылар, район музеенда булдылар.

Озак еллар Алабуга районында башкарма комитет рәисе булып эшләгән, милиция мәктәбенең запастагы полковнигы, фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган юристы Илдус Низамов Мөслимнең төзеклегенә, башкарылган эшләрнең күләменә һәм сыйфатына соклануын яшермәде:

- Мөслимдә чын-чынлап туган җирен яратучы, эшчән һәм булдыклы халык яши икән. Район җитәкчегезгә дә зур ихтирамымны җиткерәм. Мин район җитәкчесе булып эшләгән кеше буларак беләм: акча табу бер сәләт булса, аны дөрес итеп куллана белү, бу эшкә бөтен халыкны күтәрә алу зур батырлык ул, чын-чынлап туган ягыңны яратсаң һәм кешеләргә ышансаң гына моны эшләп була.

Район музееның заманча җиһазланышы, Роза Низамованың һәм Илисәй Имамовның шәхси күргәзмәләре дә кунакларда зур кызыксыну һәм соклану уятты. Ә инде борынгы заманнан алып, бүгенге көнгә кадәр чагылдырылган тарих, Мөслим белән якыннанрак танышуга ярдәм итте. Иң әһәмиятлесе һәм кызыклысы - музей материаллары Мөслимнең бүгенге торышы, үсеше һәм бизәлеше белән раслана. "Пушкин" скверы һәмурамы, Тукай урамы, Печән базары, "Мөслим йөрәге" һәм "Курай" парклары, "Кояшлы Ык" ял зонасы Мөслимнең үсешен чагылдыручы, ачык һавадагы зур күләмле музей бүлекләре ролен үтиләр.

Делегация составында укытучылар да бар иде, аларны гаҗәпләндергәне балаларыбызның матур итеп татарча исәнләшүләре һәм парклардагы, Ык буендагы чисталык һәм тәртип булды.

Мөслимебезгә соңгы көннәрдә шактый күп кунаклар килде һәм киләләр дә. Бу - безнең барыбыз өчен дә зур горурлык һәм сөенеч.Бердәм булганда, халыкны үзе артыннан ияртә алырлык җитәкчебез булганда, барысын да булдырып була икән. Кунакларыбыз киткәндә: "Без - мөслимлеләр!" шигарен ишеткәнебез бар иде, без аны бер мактану кебегрәк кабул иткән идек, исемегез җисемегезгә туры килә икән, киләчәктә дә бу исемне горур йөртегез, тагында зур уңышлар сезгә, - дип саубуллаштылар.

Моряк Йосыпов,Иҗтимагый совет рәисе, Татарстанның атказанган укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев